16+

Онытылмас кичә булды

Башкалабызда туган телебездә эшли торган «Таныш моңнар» әдәби-музыкаль клубында әдәбият, мәдәният-сәнгатебезнең күренекле әһелләренә багышланган очрашу кичәләре еш булып тора.

Башкалабызда туган телебездә эшли торган «Таныш моңнар» әдәби-музыкаль клубында әдәбият, мәдәният-сәнгатебезнең күренекле әһелләренә багышланган очрашу кичәләре еш булып тора.

Әлегә кадәр биредә Г.Тукай, С.Сәйдәшев, Г.Ибраһимов, Һ.Такташ, Г.Зәйнашева, М.Фәйзи, М.Госманов, И.Юзеев, А.Гыйләҗев, М.Мозаффаров, Җ.Фәйзи, С.Садыйкова, А.Ключаревка һәм истәлекле вакыйгаларга багышланган өч дистәгә якын әдәби-музыкаль кичә үткәрелде. Шунысын да әйтергә кирәк: Г.Ибраһимов, С.Садыйкова, Г.Зәйнашевадан башкаларның (ул вакытта әле бу галим һәм шагыйрь безнең клубка чакырылмаган иде) барысының да иҗатлары турында Хәнәфи Бәдигый тирән эчтәлекле һәм мавыктыргыч докладлар белән чыгышлар ясады. Мин аның күренекле шәхесләребез - язучылар, галимнәр, композиторларыбыз турында тирән эчтәлекле чыгышлар ясавын Казан дәүләт консерваториясендә үткәрелгән шундый кичәләрдә күргән идем.
Һәм менә, ниһаять, танылган җәлилче-галим, педагог, шагыйрь, тәнкыйтьче һәм публицист, шигырьләренә ике дистәдән артык көй иҗат ителгән Хәнәфи Бәдигыйның үзенең иҗаты турында да шундый кичә үткәрергә җай килеп чыкты. Җай дигәнебез - аның әле шушы көннәрдә генә дөнья күргән «Туган җир кешесе» исемле зур күләмле документаль повестен тәкъдим итүгә туры килүе булды.
21 апрельдә, Туган тел көнен каршылау уңаеннан, 29 нчы китапханәдә үткәрелгән әлеге әдәби-музыкаль кичәдә күренекле әдәбият-сәнгать вәкилләре, 17 нче музыка мәктәбе укучылары һәм укытучылары, клуб ветераннары катнашты.
Кичә аеруча шуның белән үзенчәлекле һәм истәлекле булды: анда, автор белән бергә, әлеге повестьның төп герое - ил һәм халыкара күләмдә киң танылган зур абруйлы җитәкче, галим-педагог, академик Тәлгать Шиһабиев, бу әсәргә кереш сүз язган язучы-галим, академик Тәлгат Галиуллин катнашты һәм чыгыш ясады.
Аудио-видео язмада яшь җырчылар, консерваториядә Хәнәфи Бәдигыйның үзе укыткан студентлары - Артур Исламов, Илдар Әхмәтшин, Рафаэль Якупов, Диләрә Камалова башкаруында аның җырлары яңгырады.
Хәнәфи Бәдигый иҗаты турында аның якташлары - галим һәм шагыйрь, ветеринария академиясе профессоры Рифат Җамал, Казан төзелеш-архитектура университеты мөгаллиме, әйдәп баручы инженер, электрон-хисаплау җиһазлары лабораториясе мөдире Фәрит Хуҗин, күренекле композитор, баянчы Марс Макаров, шагыйрь Хәмид Вәлиди, язучы-журналистлар Харис Закиров, Хәсән Ильясов һәм башкалар чыгыш ясады.
«Таныш моңнар» клубы ветераннарының татар халык һәм композиторлар иҗат иткән җырларны сәнгатьчә зур осталык белән башкарулары, Фәрит Хөсәеновның өздереп баянда уйнавы, Мәүлидә Мингалиеваның кичәне Хәнәфи Бәдигыйның «Тормыш фасыллары» исемле шигырьләр китабындагы күренекле әдипләрнең әйткән сүзләре белән үреп алып баруы әлеге очрашуны - әдәби-музыкаль кичәне тагын да ямьләндереп-бизәп җибәрде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading