16+

Онытырга мөмкин түгел

30 октябрь - Сәяси репрессия корбаннарын искә алу көне.

Онытырга мөмкин түгел

30 октябрь - Сәяси репрессия корбаннарын искә алу көне.

Октябрь аеның азагы миңа һәрвакыт моңсу була. 30 октябрьдә мин әтине һәм әнине искә алам. Кешеләр Россиядә бервакытта да тыныч яши алмаганнар. 1991 елда РФ Эчке эшләр министрлыгыннан алынган рәсми мәгълүматлардан күренгәнчә, Сталин хакимлек иткән чорда репрессиягә дучар ителгәннәрнең саны 50 миллионнан артык. Бу үзе бер дәүләтнең халкы кадәр бит, җәмәгать. Шаккатам, дәүләт үз халкын шулай гаепсезгә кырып салсын инде.
Минем туган авылда гына да 63 кешене кулга алганнар. Болар барысы да гаепсез авылдашлар (Иске Рәҗәп, Спас районы). Әтием Хаҗины «халык дошманы» дип алып киткәндә, әни 4 бала белән ялгызы кала. Әти, янәсе, «япон шпионы». Адәм көлкесе, бездән 12 мең чакрым ераклыктагы Япония әтигә нәрсәгә кирәк булган?!
Балаларның олысына - 13, ә миңа - иң кечкенәсенә 3 яшь тулмаган була. Әтине Спас районының Иске Рәҗәп авылында укытучы булып эшләгән җиреннән кулга алалар. Көннәрдән бер көнне милиционер килә. Бер атна карап-тикшеренеп йөри, белешмәләр җыя бу. Шуннан соң кулга алулар башлана. Әтине төнлә алып китәләр. Өйдә тентү ясап, тарихи документлар саклана торган папканы да ала тентүче. Японнар белән элемтәдә торасың икән дип яла ягалар аңа. Йокыга талган балалар белән саубуллашырга да ирек бирмиләр. Әти артыннан чыгып, тезләнгән килеш, җирне тырный-тырный елый әни.
Әни Аллаһы Тәгаләдән әтинең котылуын бик сорый. Әтине төрмәдә төрле яктан кысып карасалар да, сыгылмый ул. Гаебен исбатлый алмагач, аны ике елдан соң азат итәләр. Мондый көннәрне Ходай күрсәтмәсен. 30 октябрь менә шул кадерле кешеләребезне - Сәяси репрессия корбаннарын искә алу көне дә инде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading