16+

Песигә дә ана тәрбиясе кирәк

Тормышта һәр җан иясенең, хәтта үсемлекләрнең дә аңы бар икәнлеген тоемлап яшибез.

Песигә дә ана тәрбиясе кирәк

Тормышта һәр җан иясенең, хәтта үсемлекләрнең дә аңы бар икәнлеген тоемлап яшибез.

Автобуста бер ханым белән янәшә утырып кайттык. Кулындагы песи бик хасиятләп кенә чиста чүпрәккә төрелгән иде. Песие авыргач, операция ясатканнар икән. Песи өч көн буе ветеринария табибы күзәтүе астында булган. Танышымның аңа укол кадатып кайтышы икән. Песинең өйдә ике баласы да бар ди. Берсе шаян, уйнарга яратып, әнисенә иркәләнеп яшәгән, икенчесе бер нәрсәгә дә исе китмәүчән булып үскән. Хуҗабикә операция ясалган песине өенә алып кайткач, песи баласының иркәләнергә яратканы, әнисе янына килеп, алгы тәпие белән аны сыйпаган, мырлый-мырлый «хәлен сорашкан».
Ә икенче баласы әнисе янына килеп тә карамаган, үз урынында йоклавын белгән. Әнисе дә аның янына бармаган. Берничә көн үткәч, ана белән бала кара-каршы очрашканнар. Яныннан тиз генә үтеп китәргә теләгән баласына, җаен туры китереп, тәпие белән нык иттереп суккан әнкә песи. Бер дә бүтәнгә түгел, баласының үз янына килеп хәлен белмәве өчен шундый гамәл кылган инде ул. Күрәсең, песиләр дә балаларын менә шулай итеп үзләренчә тәрбиялиләр.
Икенче бер ханым сөйләгән хәл дә бик үзенчәлекле. Аның да фатирында ике песи - ана белән бала яшәгәннәр. Үзара дустанә булганнар. Ләкин песи баласының тиешсез урыннарга йомышын үтәп, фатирны пычрату гадәте булган. Хуҗабикә аны ормаган, сукмаган, бары: «Ник тәртипсезләнәсең?» - дип сүз белән генә ачулангалаган. Көннәрдән бер көнне баласының чираттагы тәртипсезлегеннән соң ана песи озак уйлап тормаган, баласы янына барып ямьсез тавыш белән кычкырган да тәпие белән китереп суккан. Шуннан соң баласы һәрвакытта да тиешле урынга гына утырган, читтә-чотта тәртипсезләнмәгән. Дөнья могҗизалар белән тулы...

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading