16+

«Показухага гына ич ул»

Яңалыкларның иң-иңнәрен белим-күрим дисәң, ярминкәләргә, күргәзмәләргә бар инде. Песиләр, көчекләр дөньясы, бакчачылык, нефть тармагы яисә башка өлкәдәнме - иң күркәм яңалыкларны халыкка күргәзмәдә җиткерергә тырышалар. Андагы консультант-белгечләр үзләре ни тора, аз гына вакыт эчендә әллә ни чаклы мәгълүматны чәйнәп диярлек бирәләр, аларның да иң-иңнәре килә шул бирегә. Мин үзем Казанда...

«Показухага гына ич ул»

Яңалыкларның иң-иңнәрен белим-күрим дисәң, ярминкәләргә, күргәзмәләргә бар инде. Песиләр, көчекләр дөньясы, бакчачылык, нефть тармагы яисә башка өлкәдәнме - иң күркәм яңалыкларны халыкка күргәзмәдә җиткерергә тырышалар. Андагы консультант-белгечләр үзләре ни тора, аз гына вакыт эчендә әллә ни чаклы мәгълүматны чәйнәп диярлек бирәләр, аларның да иң-иңнәре килә шул бирегә. Мин үзем Казанда...

Әлбәттә, инде күп йөргән кешегә төрлесе очрый, чагыштырып карау мөмкинлеге дә арта. Күргәзмәләрнең иң соңгысы 14-16 августта «Агач эшкәртү-2013» күргәзмәсе кысаларында үткән «Урман һәм кеше - Казан» VI төбәк форумы белән берлектә узды.
Урман дигәч тә, сихри дөнья күз алдына килә. «Казан ярминкәсе» ишегалдына килеп керүгә, рәт-рәт булып тезелгән «КамАЗ» машиналары каршы алгач кына әллә ничек булып китте. Юл кырында утырган нәни чүлмәктәге ылыслы агач үсентеләре болар янында бөтенләй югалып кала. Хәтерлим, шушы ук күргәзмәнең моннан алда үткәрелгәнендә төрле агач ботакларыннан ясалган беседкалар каршы алган иде. Әкияти урманга, табигать кочагына аяк атлагандай булдык ул чакта. Ә быелгы күргәзмәдә күзгә чалынырдай, тел шартлатырдай бер генә дә яңалык күрмәдем. Урманчылыкта иң тырыш җан ияләре бал кортлары икән дигән фикер генә туды. Кайсы районның урман хуҗалыгы бүлекчәсенә килмә, бал тутырылган савытлар тезелгән, кайберләрендә кипкән дару үләннәре яисә тозлы гөмбә ише әйберләр дә күренгәли. Чатырларның берсендә агачтан ясалган тәрәзә йөзлекләре күреп, фотоаппаратымны сумкадан алырга ашыктым. Якынрак килеп карасам, бизәкләр ясалган такталарга ышкы да тимәгән. «Кем шулай итеп тәрәзә йөзлеге ясый инде?» - дигән соравыма: «Әй, показухага гына ич ул», - дигән җавап алгач, бөтенләй кәеф кырылды. Показуха булгач, показуха булсын инде ул, тиешенчә эшләнсен, күреп сокланырлык, кызыгырлык булсын. Республикабызда агач эшенең нинди генә осталары юк. Нигә шуларны да барламадылар икән. Җәй буе корып барган урманнарны күреп җан әрнегән иде... Рәсми җавапларда, корыган агачларны чистартабыз, кисәбез, дигән сүзләрне ишетергә туры килсә дә, моңа бер ышанасы килми. Кара шәл ябынган агачлар күзгә күренеп арта бара. Күргәзмәдән чыкканда да янәдән корып бара торган урман буеннан узгандай хис иттем үземне.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading