16+

Һәр милләтнең үз күркәм гадәтләре

«Шәһри Казан» газетасында татар милләтенең гореф-гадәтләре, традицияләре, йолалары, киңәшләре даими рәвештә басылып тора. Шуларны кызыксынып укып барам. Үзем татар гаиләсендә үскәнгә күрә, милли ризыкларыбыз турында сөйләгәндә, аларны «ТНВ» каналыннан күрсәткәндә һәрвакыт әниемнең аш-су әзерләгән вакытлары күз алдыма килеп баса. Аның сеңелләренә: «Аш-су әзерләгәндә, башыгызга яулык бәйләгез», - дип әйткән сүзләре...

«Шәһри Казан» газетасында татар милләтенең гореф-гадәтләре, традицияләре, йолалары, киңәшләре даими рәвештә басылып тора. Шуларны кызыксынып укып барам. Үзем татар гаиләсендә үскәнгә күрә, милли ризыкларыбыз турында сөйләгәндә, аларны «ТНВ» каналыннан күрсәткәндә һәрвакыт әниемнең аш-су әзерләгән вакытлары күз алдыма килеп баса. Аның сеңелләренә: «Аш-су әзерләгәндә, башыгызга яулык бәйләгез», - дип әйткән сүзләре дә хәтердә яңара.
Бер елны Казан шәһәренең Цирк бинасында хуҗабикәләр арасында «Токмач кисү бәйгесе» уздырганнар иде. Катнашучылар барысы да милли киемнәр киеп, җиңнәрен сызганып эшне башлап җибәрделәр. Камыр басып, аны юка итеп уклау белән җәйделәр. Аннан бәйгенең иң җаваплы өлеше башланды. Токмачны тиз арада юка итеп кисәргә кирәк иде.
Цирк бинасына җыелган тамашачылар дикъкать белән осталарны күзәттеләр. Ниһаять, бер катнашучы йөкләнгән эшне тиз арада сыйфатлы итеп башкарды. Бераздан башкалары да эшләрен төгәлләделәр.
Жюри әгъзалары башкарылган эшләрнең сыйфатын тикшерделәр, үтәү вакытына да игътибар иттеләр. Болардан соң, бәйгедә катнашучыларның килеш-килбәтенә, кием-салымына тукталдылар, чөнки болар барысы да милли традицияләргә нигезләнгән булырга тиеш иде.
Эшне беренче тәмамлаучы ханымның токмачы яхшы сыйфатлы, нечкә итеп киселгән булса да, үзе, ни өчендер, башына яулык бәйләргә оныткан иде. Жюри әгъзалары бертавыштан аңа беренче урынны бирмәскә карар кабул иттеләр...
Телевидение каналында «Татар халык ашлары» дигән тапшыру, милләттәшләребезне берничә ел буена куандырып, уңышлы гына дәвам итә. Ул, беренчедән, милли ризыкларыбызны халыкка тәкъдим итсә, икенчедән, аларны ничек әзерләү ысулларын да күрсәтеп бирә, өченчедән, анда катнашучыларның милли киемнәребездә булуы күңелне сөендерә. Шундый тапшыруларны ешрак оештырсыннар иде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading