16+

Рамазан хикмәтләре

Гомер уза, вакыт бара, дигәндәй, тагын бер ай үтеп китте. Тик ул башкалардан ничектер аерылып торды кебек. Кечкенә вакыттагы хатирәләр үзеннән-үзе яңара. Без әле 6-7 яшьлек сабый чакта, әбинең ноябрь-декабрь айларында ураза тотып, сәхәрнең иртәнге җиделәрдә генә тәмамланганын хәтерлим.

Рамазан хикмәтләре

Гомер уза, вакыт бара, дигәндәй, тагын бер ай үтеп китте. Тик ул башкалардан ничектер аерылып торды кебек. Кечкенә вакыттагы хатирәләр үзеннән-үзе яңара. Без әле 6-7 яшьлек сабый чакта, әбинең ноябрь-декабрь айларында ураза тотып, сәхәрнең иртәнге җиделәрдә генә тәмамланганын хәтерлим.

Ә бүген исә уразаның соңгы көннәрендә дә сәхәр иртәнге сәгать дүртенчеләрдә тәмамланды. Бер уйлап карасаң, вакытның ничек тиз узганын шушы ике сәхәр вакытын чагыштырып та белеп була.
Рамазан ае вакытында мәчеттән шактый ераклыкта торучы бистәбезнең 70 яшьтән узган бабайларының да, бер көн дә калдырмыйча, төнлә тәравихка баруларын күреп, күңел сөенә. Әбием һәм бабаем яши торган Кече Әшнәк авылында нәкъ менә Рамазан аенда, кич белән, бар авылга нур иңдереп, мөнәҗәтләр әйтүне ишетү дә җанга рәхәтлек бирә түгелме?! Аздан күңел була, юктан да хәтер кала, ди татар халкы.
Иртән, сәхәргә йоклап калмас өчен, кичтән телефон сәгатен уятырга кую. Сәхәрдән соң да, иртәнге намаз алдыннан, мәчеттән азан тавышы яңгырауга уйланып яту. Авыз ачу вакыты җиткәнче, ашарга әзерләргә булышу. Ифтар алдыннан радионың тавышын көчәйтеп кую. Хәер, ник сөйләп торам соң?! Болар барысы да сезгә таныш, үткән Рамазан аен хәтердә яңартып торучы мизгелләр.
Радио, дигәннән, чыннан да (инде бу турыда бер авторыбызның «ШК»да хаты да басылды), авыз ачыла торган һәр йортта ифтар вакыты җиткәндә, нәкъ менә «Болгар» радиосын тоташтырып кую гадәткә кергән. Мин моны ике әбиемнән чыгып әйтәм. Әле тагын күпме әби-бабайларга, хәтта яшьләргә дә «йоккандыр» бу. Өйдә яисә машинада азан тавышы яңгыраса, дога истә калмаганда, радиога кушылып, кабатлап авыз ачканнардыр. Өйдәге һәркем моңа ияләшеп бетә. Хәтта сигез яшьлек энем Айназ да, урамнан арып кергәч: «Авыз ачтылармы әле?» - дип сорый. Бу аның әлеге дә баягы шул радиога ишарәләве инде. Йокларга ятар алдыннан да ураза тота алу-алмау турындагы сүзләре дә баланың изге ай турында уйлануы турында сөйләмимени?!
Авыз ачканда иң беренче тоз яки йөзем кабып куярга кушалар бит. Әбием дә: «Сигез җимеш кап, кызым, сигез җәннәт капкасы ачылыр», - дип әйтә. Җәннәт капкалары ачылсын, тоткан һәрбер кешенең уразасы кабул булсын, дигән теләктә калам. Киләсе елда да Рамазан аен каршыларга язсын!

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading