16+

Равил Сабыр: «Дөнья нәрсәгә эләгеп тора?»

Кызганыч, яз килде. Ә, юк! Дөрес әйтмим икән лә, яз гел шулай килеп торсын инде ул, ә менә кышның узып китүе кызганыч. Яратам мин елның шул фасылын, үзем кышын тугангадыр инде...

Равил Сабыр: «Дөнья нәрсәгә эләгеп тора?»

Кызганыч, яз килде. Ә, юк! Дөрес әйтмим икән лә, яз гел шулай килеп торсын инде ул, ә менә кышның узып китүе кызганыч. Яратам мин елның шул фасылын, үзем кышын тугангадыр инде...

Мартта туасы бала булганмын югыйсә. ашыга-ашыга, җиде айлык булып, гыйнварда бу якты дөньяга килгәнмен. Шуңа Сабырдыр инде. Әнинең сөйләүләре буенча, туган авылы Сәеткә берничә көнгә кунакка кайткан булган ул. Авырый башлагач, юл аркылы торучы күршесе, ахирәте белән Минзәләгә барырга дип «попутка»га чыкканнар. Хәзер генә ул машиналар тыз да быз чабып тора, ә бу бит 1974 елның гыйнвары. Чаллы белән Минзәлә арасындагы олы юлга кадәр җиде-сигез чакрым ара бар. Район үзәгенә кадәр гомумән 30 тирәсе. Ярый инде алай да аларның һәм минем бәхетемә ГАЗ-51 йөк машинасы очраган, аның йөртүчесе бик шәфкатьле һәм игелекле абзыкай булып чыккан, әнине бүлнискә илтеп куйган.

Икенче көнне әти килгән. Шулай-шулай дип аңлатканнар, хатының авырый башлады да Минзәләгә китте, бүлнискә, дигәннәр. Әти дә киткән инде Минзәләгә әнине эзләп. Ул чакта Үзәк район хастаханәсе бинасы булмаган әле, теш бүлнисе аерым бер агач йортта, күзнеке - икенче бер бинада, травматология - өченчесендә һ.б. Йөреп чыккан әти барысын да, әни берсендә дә юк икән. «Кичә роддомда бер хатын малай тапты, шунда бар син», - дигәннәр әтигә. «Юк инде, нишләп анда булсын, ике айдан гына бәбәйләргә тиеш бит әле ул?!» - дигән әти. Алай да, киткән инде бала тудыру йортына. Килсә, шәфкать туташлары шаккатырганнар моны: «Котлыйбыз! Улыгыз туды», - дигәннәр.

Берничә көннән алып кайтканнар мине. «Тире белән сөяк кенә идең инде, улым, ат башы хәтле борының гына тырпаеп тора иде», - дип сөйли әни. Аның олы апаларының берсе, мине күргәч: «Юк, яшәрдәй бала түгел бу, барыбер үлә! «Улым» дип әйтеп ияләшмә, үзеңә аннары авыр булыр!» - дигән. Бәлки бүген бу сүзләр кискенрәк тә яңгырый торгандыр, тик ул апа - үз гомерендә бик күп балаларның авырулардан, ачлыктан үлгәннәрен күргән кеше, шуңа күрә аңа үпкәләп тә, аны артык гаепләп тә булмый. Аны гаепләгән кеше дә юк, киресенчә, җор теллерәк туганнар ара-тирә төрттерергә яраталар: «Менә син үлә дигән Равил ике метрлы булып үсте», - диләр.

...Начар гадәтем бар: бер нәрсә турында сөйли башлыйм да гел икенче якка каерып алып кереп китәм. Ркаил әйткән иде берсендә: «Син бит сүз стихиясе белән язасың, Фолкнер кебек», - дип.
Сүз башым бит кыш иде...

Яратам шул мин кышны! Рәхәт бит, бөтен җир ап-ак, чип-чиста! Суык, сине сынарга теләгәндәй, бит очларыңнан чеметкәли, кул-аякларыңны туңдырмакчы була, ә син бирешмисең! Буран котырганда урамда йөрү - үзе бер маҗара. Якын-тирәдә хаос, ә син аңа игътибар да бирмичә үз юлыңнан барасың. Ә аяк астындагы карның шыгырт-шыгырт килгәне үзе бер музыка кебек бит! Менә күз алдына китерегез: әйтик, кар яумады ди?..

Яумады да ул 90нчы елда. Казан университетының беренче курсында укыган чагым. Декабрь азагы җитте - бер бөртек кар төшкәне юк. Урамнан трамвай узса, артыннан кызыл көрән төстәге тузан уйнап кала, рельслар тутыгып ята чөнки. Шундый шыксыз, ямьсез иде ул кышта Казан урамнары. Меңьеллыкка, Универсиадага дип төзү-төзекләндерүләр юк бит әле ул чакта, Татарстан башкаласы ярым җимерек хәлдә ята иде. Өстәвенә миңа - яңа гына авылдан килгән, шәһәргә әле күнекмәгән яшүсмергә - бу шөкәтсезлек бигрәк тә нык тәэсир иткәндер, күрәсең.

31 декабрьдә кичке уннарда гына яуды кар ул елны. Яңа ел килеп җитәргә ике сәгать кала! Авылга кайткан идем мин - анда да кар юк иде. Әйтәм бит, шул кичке уннар тирәсендә клубка бара идем, кинәт кар ява башлады. Андый эре кар бөртекләрен минем аңа кадәр дә күргән юк иде, аннан соң да күрмәдем! Ябалак-ябалак кар ява, диләр андый чакта. Хәтерлисезме, без мәктәптә укыганда класс түшәмнәренә ак җепләр тарттырып, шуларга мамыклар тезеп бизи торган идек? Әйтерсең лә Кыш бабай бөтен дөньядан шул мамыкларны җыеп алган да: «Бәйрәмдә моңаеп йөрмәсеннәр болар», - дип, күктән яудырган сыман иде. Менә хәзер дә, шул чакларны искә төшереп язып утырганда да, күңелгә рәхәт ничектер. Бик бәхетле итеп хис иткән идем мин үземне шул мизгелләрдә!

Ә тагын Рәшит абый Гәрәй искә килеп төште. Минзәлә ягында туып-үскән, иҗат иткән бик нечкә күңелле, талантлы шагыйрь. Шундый булмасаң, менә болай гади һәм шул ук вакытта моңлы, сагышлы итеп язып буламы?

Кыр казлары оча җылы якка,
Күз күрмәгән ерак җирләргә.
Тын һавада моңсу тавышлары
Сәлам булып җилдә тирбәлә.


Нигә ул искә төштеме? Мәктәптә укыган чакта очрашуга килгән иде ул берсендә. Алты дәрес укып чыкканнан соң шигырь кайгысы калмый бала-чаганың, тизрәк өйгә кайтып таясы килә. Тик Рәшит абый беренче секундлардан ук безнең игътибарны үзенә җәлеп итә алды. «Балалар, сезнең яңгыр астында калганыгыз бармы?» - дип сорады ул. Бар, бар, диешәбез. «Рәхәтме?» - диде ул. Юк, юк, дибез. «Ә мин яратам яңгыр яуганда урамда, кырларда йөрергә...» - ди шагыйрь абый. Без, авызларыбызны ачып, аны тыңлый башладык. Очрашу беткәнче ябылмады бугай ул авызлар...

Иҗат кешесе шундый сәер инде, нишләтәсең? Берсенә яңгыр астында чыланып йөрү рәхәт, икенчесе кышны ярата, буранда каядыр барганыннан да фәлсәфә чыгарырга тырыша, бер нәрсә турында сөйли башлый да бөтенләй башка әйберләр белән тәмамлап куярга мөмкин. Бер уйлаганда, без иҗат кешеләре бик кечкенә масштабтагы эш башкарган кебек. Әйтик, чыгарды ди берәр ­шагыйрь соңгы биш-алты елда язган иң яхшы шигырьләрен туплап берәр җыентык. Тиражы 1000 данә булыр инде. Ә менә футболда, әйтик, бер уенга 20дән алып 50 меңгә кадәр кеше җыелырга мөмкин. 50 мең тапкыр күбрәк!!! Юк, чыннан да, иҗат кешеләренә - шагыйрь­ләргә, язу­чыларга, журналистларга, артистларга, режиссерларга, рәссамнарга, композиторларга һ.б. - бернигә дә йогынты ясамый торган, берни дә хәл итми торган микроб дип карарга була... Ләкин шушы азсанлы кешеләрдә шул кадәр көчле рух, шул кадәр чиста, гаҗәеп гүзәл илаһи энергия, шул кадәр үз-үзен аямас хәлгә җитәрлек фидакарьлек бар ки, хәтта мин кайчагында дөнья әлегә кадәр мәтәлеп китмәгән икән, ул беренче чиратта иҗат кешеләренең әнә шул сәерлекләренә эләгеп тора дип уйлап куям...


Әлмәт, 2017 ел, март.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading