16+

Равил Сабыр: «Эт белсен...»

Американнар белән урысларны чагыштырып сөйләгән иде берсендә телевизордан Михаил Задорнов.

Равил Сабыр:  «Эт белсен...»

Американнар белән урысларны чагыштырып сөйләгән иде берсендә телевизордан Михаил Задорнов.

- Менә, - ди сатирик язу­чы, - сез аларның фильмнарын искә төшерегез, бик зур куркыныч янаганда алар ни дип кычкыра? Дөрес! «Спасаем наши задницы!» - диләр. Ә без урыслар бу очракта нәрсә дип әйтәбез? «Спасаем наши души...» - дибез. Американ, әйтик, ишекне ачып бүлмәнең буш икәнен күрсә, нәрсә ди? «Nobody here». Ягъни бу бүлмәдә гәүдә юк. Алар өчен кеше - беренче чиратта body - гәүдә, арт сан. Ә без урыслар ни дибез буш бүлмәне күргәч? «Ни души...» Ягъни безнең өчен кешедә иң кадерле нәрсә ул аның арт саны түгел, ә җаны...
Задорнов телевизордан американнарны сүгүен дәвам итте, ә мин уйга калдым. Ишекне ачып бүлмәнең буш икәнен күрсә, татар нәрсә ди? «Эт тә юк монда!» - ди. Безнең өчен кеше эт булып чыгамыни?

Гомумән, татар кешесе нигәдер бу йорт хайванын бик өнәп бетерми. Телгә кергән әйтемнәрне генә алыйк. Әшәке, яман телле кешегә карата «эт авыз» диләр, кадерсез кеше турында икенче төрле «эткә типсәң, аңа тия», дип әйтәләр, хуҗасызлык турында «эте дә баш, бете дә баш», саран кулына кергән малны «эт авызына кергән сөяк», бер күренеп, бер югалып торган кояш турында «эт кояшы», начарлык эшләү, аяк чалуны «этлек эшләү» диләр һ.б.
Ник алайдыр, югыйсә, эт кешенең иң якын дусты ич инде?! Йорт-хуҗалыкны чит-ятлардан саклый, аучыга кыргый җәнлекләрне аулап алырга булыша, хуҗасына бик тугрылыклы хайван. Тик шулай да татар этләрне яратмый нигәдер. 90нчы еллар уртасында безнең авылдагы бер абзый этенә Ельцин дигән кушамат биргән иде. Шулай итеп, ул үзенчә илбашына булган мөнәсәбәтен күрсәткәндер инде. Борис патшаның иң көчле чоры бу, «демократия чәчәк аткан» чак. Ишетүем-белүем буенча, аңа, ай-һай, ник алай иттең диюче булмаган. Киресенчә, бөтенесе моңа көлеп-шаярып кына карадылар.

Бүген берәрсе этенә хәзерге патша исемен кушса, ни булыр иде икән? Ә бәлки бардыр да андый мисаллар?..
Ә нәрсә? Идея бит бу! Әйтик, әгәр дә шул турыда пьеса язсаң? Алайса, сатира юк, сатира аз, диләр...
Исемен «president@» дип куярга булыр иде, хәзер андый исемнәр модада бугай. Эчтәлегенә килгәндә, әйтик, яшәп ята ди татар авылында бер ир. Исеме Гали булсын ди. Бик булдыксыз бер нәмәрсә ди бу, мәсәлән, кулыннан бер җүнле эш килми ди. Хатыны бертуктаусыз сүгә моны: «Эттән туган!» «Эт сырты!» «Эт дагалап йөрисең!» һ.б.

Көннәрдән бер көнне Гали эт баласы күтәреп кайта. Моның янына күршесе керә. Анысының исеме Вәли булсын ди. Гомер-гомергә үзара ярышып, бер-берсеннән көнләшеп яшәгәннәр ди бу икәү.
Вәли (керә-керешкә). Әллә эт баласы алдың?
Гали. Әйе, алып кайттым әле менә...
Вәли. Ни дип исем куштың соң?
Гали. Путин.
Вәли. Нәрсә-ә-ә?!!!
Гали. Ә ник шулкадәр исең китте?

Шунда Вәли күршесенә нинди «коточкыч хата» ясаганы турында аңлата башлый, ялгышын төзәтергә чакыра: «Төрмәгә ябып куялар син дуракны!» - ди. Галинең генә исе дә китми: «Андый заманнар узды инде хәзер, без ирекле илдә яшибез! Ул минем этем, ничек телим - шулай атыйм», - ди.
Вәли төкеренеп чыгып китә, бераздан Галине авыл советы рәисе чакырта. «Бармыйм, минем аңа йомышым юк, әйтер сүзе булса, үзе килсен!» - ди бу. Килә авыл советы рәисе, үгетләп карый Галине, тик тегесенең һаман үз киресе: «Мин этемә үзем теләгән кушаматны тактым - бетте китте! Имею право! Нигә аракыга аның исемен кушарга ярый, ә эткә ярамый?!»
Участковый килеп керә аннары, пистолетын Галинең борын төбендә уйнатып куркытып карый, барыбер бирешми теге «эт сырты». Участковый моны машинасына утыртып район прокурорына алып китә, тик икенче көнне Гали берни булмагандай кайтып төшә. Хәлләр белешергә дип кергән Вәлине күршесе эттән алып эткә салып сүгә-сүгә куып чыгара: «Йөрмә монда иснәнеп! Нишләп көчегемә башка исем кушыйм ди?! Бар бит инде аның кушаматы!» - ди.

Булдыра алмадылар болар дип, Вәли газетага хат язып җибәрә. Күп тә үтми, Казаннан журналист килеп төшә, Гали һәм аның гадәти булмаган кушаматлы эте турында мәкалә язып чыга. Шуннан соң авылга журналистлар көн дә килә башлый: башта бүтән газеталардан, аннары телевидениедән. Ахыр чиктә Галине федераль каналлардан күрсәтә башлыйлар, бик популяр кешегә әйләнә бу.
Телевизордан еш күренгәч, Гали сәясәтчеләр игътибарын да җәлеп итә үзенә. Моның янына төрледән-төрле партия вәкилләре килә башлый - коммунистлар, Жириновский «лачыннары», «эсерлар», «яшелләр», монархистлар, анархистлар һ.б. Һәрберсе үз фиркасенә чакыра, кемдер исемлектә - бишенче урынны, кемдер - өченчене, ә кайсыберләре төбәк исемлегендә хәтта беренче урынны да тәкъдим итә. Кыскасы, бик «олы», «хөрмәтле», «абруйлы» кешегә әйләнеп китә Гали, кисәк кенә. Күршесе Вәли биргән сәламнәрне алмый да башлый хәтта!
Вакыйгалар шулай көннән-көн куерып барганда, президент катнашында матбугат конференциясе уза. Анда хәзерге патшадан аның Галигә мөнәсәбәте, ә бигрәк тә этенә Путин дип кушамат бирүе турындагы фикерен сорыйлар.

«Как тут без татар? У нас без татар невозможно, - дип елмая Путин. - Особенно мне нравится их тонкий юмор. Может быть, вы не знаете, но я вам расскажу, что в этой деревне и в ее окрестностях всех собак зовут именами политических лидеров. Там и Наполеон есть, и Меркель, и Обама, и Клинтон, и Мамай, и Ширак - кого только там нет?! Ну, вот такая у них там традиция сложилась. Поэтому нет ничего удивительного в том, что появилась собака по кличке Путин. Кстати, я и сам собак очень люблю. У меня и лабрадор есть, и болгарская овчарка, и японская акита-ину».

Президентның шушы җавабыннан соң Галигә булган бөтен игътибар шундук эреп юкка чыга. Ул янәдән беркемгә дә кирәкмәгән, кулыннан бер эш тә килмәгән бер мәхлукка әверелә. Бары тик участковый гына бәладән баш-аяк дип, һаман бораулап йөри Галине: «Алыштыр этеңнең кушаматын бер-бер хәл килеп чыкканчы! Миңа түгел, үзеңә кыен ашарга туры килә бит!» - ди.

Берсендә шулай килеп чираттагы мәртәбә тәрбияви лекция укый башлагач, Гали ачу белән җавап бирә участковыйга:
- Ярар тынычлан инде! Синеңчә булыр, башка исем кушам!
- Ни дип кушасың, Гали?
- Ниту!
- Нәрсә ниту?
- Ниту дигән кушамат тагам этемә. Ниту була кушаматы, юк дигән сүз татарча, аңладыңмы?!
- Үгез булмагае чурт булсын, балаларга сөт булсын, - дип кулын селтәп китеп бара участковый.
Ә Гали буяу белән пумала ала да эт оясына зур хәрефләр белән «НИТУ» дип яза. Аннары бераз як-ягына карангалап торгач, хәйләкәр елмая да «П» хәрефен дә өстәп куя...
Йә, сезнеңчә ничек? Шундый пьеса язылса, берәр театр алыныр иде микән аны спектакль итеп куярга? Режиссерлар ни дияр иде икән укып чыккач? Артистлар читкадан соң нинди фикерләр әйтер иде икән? Спектакль булып сәхнәгә менгән очракта тамашачылар ничек кабул итәр иде икән бу әсәрне? Ә тәнкыйтьчеләр, журналистлар? Эт белсен...

Хәер, минемчә, күбесе фикерләрен күңел төпкелләрендә генә калдырыр иде. Безнең милләт, урыс империясе басымы астында гасырлар буе изелеп яши-­яши белгән-уйлаганнарының барысын да кычкырып әйтергә ашыкмаска, сабыр булырга өйрәнгән ул. Әйтик, менә шул ук: «Эт тә юк монда!» - дип әйтүгә кайтсак, әлбәттә инде, бу татар өчен кеше беренче чиратта эт булудан түгел бит. Һич юк! Татар кешесе ишекне ачкач, чынлыкта болай дип уйлый: «Кеше түгел, хәтта эт тә юк монда!» Ягъни җөмләнең беренче яртысы уйда гына кала, кычкырып әйтелми.
Башка халыкларда да шулай микән ул? Чагыштырып карасаң, кызык инде! Күптән түгел бер чит ил фильмы карап ятам. Героиня геройга әйтә: «Я верю в тебя, милый! Правда!» - ди. Татарчасы: «Мин ышанам сиңа, сөеклем! Чынлап!» Үлсә дә әйтми безнең татар мондый сүзләрне! Ул синең сөеклең булгач, син аңа ышангач, «чынлап» дип өстәргә ник кирәк инде? Башка вакытта син аңа уйнап кына ышанасыңмыни? Яки бөтенләй ышанмыйсыңмы? Әллә инде ул синең сөеклең түгелме? Ә нәрсә ди соң татар мондый очракларда? Бөтенләй берни дә әйтмәскә мөмкин, тик ул шундый мәгънәле итеп карап куяр, ул карашта барысы да язылган булыр...

Үз тәҗрибәмнән дә чыгып әйтәм моны. Ике-өч ел элек олы улым белән этләшеп алган идек бераз: ул үз киресен тукый, мин булдыра алганча аның ялгышканлыгын аңлатырга тырышам. Беркемнең дә бирешәсе килми, мин исә артык нык басым ясамаска тырышам, ә бәлки мин хак­лы түгелдер? Ахыр чиктә бер фикергә килә алдык, мәсьәлә чишелде, үзара мөнәсәбәтләр җайга салынды. Күпмедер вакыт узгач, улым социаль челтәрләрнең берсендәге сәхифәсенә дөньякүләм билгеле футболчы Зинеддин Зиданның фотосын һәм ул кайчандыр әйткән сүзләрне урнаштырган: «Әтиемнең миңа беркайчан да: «Мин сине яратам», - дигәне булмады, тик аның эш-гамәлләреннән дөньяда иң яраткан кешесе мин икәнен гел белеп тордым».

Бу сүзләрне мин укыганны улым аңлагач, алар сәхифәдән юкка чыкты. Мин башта аның бу гамәлен аңламадым, соңрак кына төшендем: бу сүзләр бары тик бер кешегә генә адресланган булган бит. Менә шундый инде ул татар кү­ңеле - эт ерып чыккысыз. Кайчак әйтелгән сүзгә караганда, әйтелмәгәне мөһимрәк. Әйтмә дә инде, малай...


Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Эттән алып эткә салгансың!

    Мөһим

    loading