16+

Разил Вәлиев талантларны ача

Соңгы елларда Түбән Кама каласында зурлап өч иҗади шигырь бәйрәме үткәрелә. Беренчесе - «Яттан сөйлә Тукай шигырьләрен, шушы булыр иң зур бүләгең» шигаре астында зурлап узучы сәнгатьле уку конкурсы булса, икенчесе - бөек шагыйребез Габдулла Тукайның туган көнендә аның һәйкәле янында үткәрелүче шигырь бәйрәме һәм өченчесе Татарстанның халык шагыйре, Г.Тукай...

Разил Вәлиев талантларны ача

Соңгы елларда Түбән Кама каласында зурлап өч иҗади шигырь бәйрәме үткәрелә. Беренчесе - «Яттан сөйлә Тукай шигырьләрен, шушы булыр иң зур бүләгең» шигаре астында зурлап узучы сәнгатьле уку конкурсы булса, икенчесе - бөек шагыйребез Габдулла Тукайның туган көнендә аның һәйкәле янында үткәрелүче шигырь бәйрәме һәм өченчесе Татарстанның халык шагыйре, Г.Тукай...

Дөрес, соңгысын шигырь бәйгесе дип кенә атау ярап та бетмәс, чөнки конкурска килгән әсәрләр арасында, шигырьләр белән беррәттән, публицистика, әкият, хикәя, парча һ.б. жанрда язылганнары да бар. Ә кайбер бала исә көй язу сәләте барлыгын исбатларга алынган. Гомумән, саннар белән расласак, шушы бәйге дәвамында барлыгы 2000ләп укучы көч сынашкан. Разил абый, үзе әйтмешли, сүз дә юк, боларның барысы да язучы булып китмәс, тик шунысы мөһим: бала әдәбиятка-сәнгатькә омтыла икән, димәк, әдәпле, әхлаклы бала дигән сүз. Милләтебезнең якты киләчәге, тел сагында торучы көрәшчеләр булып үсүләрен теләп балаларны котлаганда ясаган чыгышында танылган шагыйрь Разил Вәлиев үзенең әлеге укучы балалар яшендә ни-нәрсәләр язганын хәтерендә яңартып алды. Алтынчы сыйныфта укыган чагында, дөрес юлда булмаган авылдашы хакында район гәҗитенә мәкалә сырлаганнан соң, әлеге абзыйның малайлары кечкенә Разилне бераз йодрыклап та алганнар. Гонорарның шундые тәтегәч, ни хәл итәсең инде... Ә бүгенге балаларның күңелләре шат, йөзләрендә ихлас елмаю! Ни дисәң дә, әле мәктәпкәчә яшьтә үк күренекле язучы кулыннан диплом, истәлекле йә булмаса акчалата бүләк алу күпләргә насыйп булмый бит. Бу бит бер караганда еллар дәвамында сагынып сөйләрлек вакыйга яки киләчәккә үзеңә юл яру дигән сүз.

Тәбрикләү тантанасына муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесенең урынбасары Марат Сәмигуллин, мәгариф идарәсе башлыгы Айдар Фәретдинов, мәдәният идарәсе җитәкчесе Луиза Шәйхетдинова, җәмәгатьчелек оешмалары белән элемтә һәм милли мәсьәләләр бүлеге җитәкчесе Лилия Әхмәтҗанова, Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитетының Түбән Кама бүлеге рәисе Рөстәм Ганиев, Икътисад, идарә һәм хокук институты филиалы директоры Илсөя Мезикова, шәһәребезнең «Кама таңнары» әдәби берләшмәсе җитәкчесе Фәтхулла Абдуллин һ.б. килгән иде.

Чарада шулай ук «Көмеш кыңгырау» балалар һәм яшүсмерләр газетасының баш мөхәррире, Татарстан язучылар берлеге әгъзасы филология фәннәре кандидаты Факил Сафин да катнашты. Үзенең чыгышында «Көмеш кыңгырау»ның соңгы саны Түбән Кама шәһәрендә һәм районында яшәп иҗат итүче яшь талантларның иҗаты белән таныштыру максатын күздә тотканлыгын да искәртте Факил әфәнде. Балалар иҗатының төрлелеген, әлеге эшкә ныклы эз салынуын һәм бу юнәлештә Разил абый бәйгесенең өлеше зур булуын да бәян итте ул. Сүз уңаеннан, Чаллы шәһәренең 13 нче сәнгать мәктәбе укучылары Булат белән Илсаф башкаруында «Чакырма» җыры (Р.Вәлиев сүз, Ф.Сафин көе) тамашачылар күңеленә хуш килүен әйтеп үтим. Кайчандыр шушы конкурста катнашып, бүгенге көндә Казан федераль университетының журналистика факультетында укучы «Татарстан - Яңа Гасыр» сайтында баш мөхәррир булып эшләүче Динар Вәлиев тә ошбу иҗади бәйгенең үз тормышында әһәмиятле роль уйнавын ассызыклап китте.

Җыр-бию белән үрелеп барган, башка еллардагыдан әзерлек ягыннан күпкә отышлырак булган әлеге чарада үз халкының табигатен, аның гүзәллеген, тарихын, күңел җәүһәрләренең кыйммәтен, асылын аңларга тырышып, хикәя һәм шигырьләрендә чагылдырырга омтылган, төрле номинацияләрдә җиңгән укучыларга Разил Вәлиев Мактау кәгазьләре һәм истәлекле бүләкләрен тапшырды. Ә инде иң осталар дип табылучылар Эльвира Ульданова (20 нче мәктәп), Фәридә Сөнгатуллина (1нче гимназия) һәм Илзирә Гайфуллиналар (25 нче гимназия) иде. Кызларның һәркайсы үзләренең иҗат җимешләре белән таныштырды. Язган әсәрләрен каләмдәшләремә укыганда ук, Эльвираның «Чечен җирендә» исемле поэмасы мине гаять дулкынландырган иде. Тәбрикләү өлешендә кызның үзе язганын оста, үзен сәхнәдә иркен тотып, сәнгатьле итеп җиткерә алуы, әлбәттә, уңыш өстенә уңыш булды.

Әлеге укучыларны иҗади бәйгегә әзерләгән, киңәшче-мәслихәтче булган укытучыларны да Разил абый елдагыча сәхнә түренә чакырып тәбрикләде. Иҗади әсәрләрне тикшергән жюри әгъзасы буларак, быел бәйгедә егетләрнең бик аз катнашуын әйтәсем килә. Шулай ук бу бәйгене оештыручы җитәкчеләргә дә истәлек бүләкләрен тантаналы рәвештә тапшырды каләм остасы. Ә инде Марат Сәмигуллинның Разил Вәлиевкә, муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Метшин исеменнән Рәхмәт хаты тапшыруын якташ язучыбызга хөрмәт дип кабул иттек. Әйе, инде 15 ел элек шушы, үзе әйтмешли, «уйнап түгел, уйлап» башлаган игелекле иганә эшен алып баручы күренекле әдибебезнең кылган изге гамәле һәр хәлле милләттәшебезгә өлге булырлык дими ни дисең...

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading