16+

Рәхмәт Сезгә, барысы өчен дә!

Менә берничә ел инде «Ливадия» шифаханәсендә ял итәм. Быел да булдым мин анда.

Менә берничә ел инде «Ливадия» шифаханәсендә ял итәм. Быел да булдым мин анда.

Тәҗрибәле терапевт Альбина Князьковага бик рәхмәтлемен. Ул һәрвакыт ярдәмчел, кеше хәленә керүчән, киң күңелле, дөрес диагноз куеп, нәтиҗәле дәвалау ысулларын куллана.
Тылсымлы куллы профессиональ массажистлар - Илнар Камилович, Марсель Миннурович, Радик, Лилия һәм шәфкать туташлары Алевтина һәм Валентина Токрановаларның, Ләйсәннең, Светлананың, Рәзинә Галимуллинаның, Гүзәл Закированың, Фәүзия Шәрәфетдинованың яхшы эшләрен билгеләп үтәсе килә.
Әлбәттә, «Акватория» медицина персоналы эшчеләрен дә игътибарсыз калдырып булмый. Биредә һәрвакыт үрнәк тәртип, кайгыртучан мөнәсәбәт, эшләрен җиренә җиткереп башкаралар. Администратор Әминә Ибраһимованың таләпчән булуы, оста җитәкчелек итүе сизелеп тора. Үз эшләренең осталары булган ашханә эшчеләренә дә зур рәхмәт.
Мәдәни-агарту эшләренә дә зур игътибар бирелә. Ял итү чараларын һәркемнең теләген искә алып оештырырга тырышалар. Шифаханәнең әйләнә-тирә мохите дә авыруларны дәваларга ярдәм итә дисәм дә ялгыш булмас. Безнең сәламәтлекне уйлап, менә шушындый хозурлыкны булдыручылар да бар бит, шөкер. Андыйлардан медицина кандидаты, Татарстанның атказанган, «Ливадия» шифаханәсенең баш табибы Фәрит Галимуллинны күрсәтергә була. Шифаханәнең болай чәчәк атуы, әлбәттә, аның оста җитәкчелек итүен, хезмәтендә зур җаваплылык сизүен, зирәк җитәкче икәнлеген күрсәтә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading