16+

«Рөхсәт итсәләр, мәктәптә кунар идек»

«Балалар - язмышым гөлләре!» - дип әйтергә ярата ул. Бу - ниндидер купшы сүзләр түгел, ә аның яшәү рәвеше. 38 еллык хезмәт стажы булган педагог, ТРның атказанган укытучысы, РФнең мактаулы мәгариф хезмәткәре, югары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Равия Шиһабетдин кызы Сабирова белән танышуым да әнә шул «язмышы гөлләре»нә...

«Рөхсәт итсәләр, мәктәптә кунар идек»

«Балалар - язмышым гөлләре!» - дип әйтергә ярата ул. Бу - ниндидер купшы сүзләр түгел, ә аның яшәү рәвеше. 38 еллык хезмәт стажы булган педагог, ТРның атказанган укытучысы, РФнең мактаулы мәгариф хезмәткәре, югары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Равия Шиһабетдин кызы Сабирова белән танышуым да әнә шул «язмышы гөлләре»нә...

Арча педагогия училищесын тәмамлап, башлангыч сыйныфларны укытуы, штаттан тыш пионервожатый булуы турында бик җылы итеп искә ала ул. «Рөхсәт итсәләр, мәктәптә кунар идек», - дип әйтүче укучылары да булган аның. Балаларны рәсем ясарга, газета чыгарырга, биергә, шигырь сөйләргә, дөрес утырырга, хәтта матур итеп йөрергә дә өйрәткән шәхескә мондый мөнәсәбәт булуы табигый да. Хәер, ул үзе дә тәүге остазларына - Арча педагогия училищесы укытучыларына рәхмәтле. Гомер буе анда алган белемнәрне куллануын да яшерми ул. Моңа Казан дәүләт педагогия институтында алган гыйлем дә өстәлә.
Остазларына ихтирам, гаҗәеп тыйнаклык һәм тирән белеме өстенә, тагын бер күркәм сыйфаты бар Равия Шиһабетдин кызының. Ул - милләтпәрвәрлек, туган телен, халкын ихластан ярату. Казандагы 34 нче урта мәктәпнең директоры Лидия Федоровна Габелева да аның шушы сыйфатын күреп алып, милли эшләр буенча урынбасар вазифасын ышанып йөкләгән. Мәктәп күләмендәге «Татар кызы», «Татар егете» һәм «Озын толым» конкурсларын үткәргәндә, укучылар катнашында спектакльләр куйганда, ШТКлар (КВН) үткәргәндә укытучылар һәм укучыларның алыштыргысыз киңәшчесе, ярдәмчесе Равия Шиһабетдин кызы. Үз укучылары да төрле конкурсларда һәм олимпиадаларда призлы урыннарны яулап, тагын да яхшырак эшләргә этәргеч бирәләр. Тәҗрибә уртаклашып, төрле конференцияләрдә чыгышлар ясарга, кайбер хезмәтләрен бастырып чыгарырга да өлгерә ул. Моңа этәргечне дә аңа укучылары бирә. «Балаларны яратуым теләсә нинди эшкә алынырга ярдәм итте», - ди үзе, бу хакта тыйнак кына итеп. Район күләмендә үткәрелгән класстан тыш чараларны, конкурслар һәм олимпиадаларны бәяләү дә аның катнашыннан башка үтми. Хезмәтенә иң зур бәя исә - татар теле һәм әдәбиятына кагылышлы фәннәрне үзләштереп, бүгенге көндә остазлары юлын дәвам иткән, инде үзләрен сәләтле педагог итеп күрсәтергә дә өлгергән укучылары. Димәк, мәгарифебезнең, мәктәпнең киләчәге ышанычлы кулларда.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading