16+

Рәмизә балалары

Минем иң яраткан, язмышыма, холкыма, тормышка карашыма зур йогынты ясаган, бүгенге хөр холыклы булып формалашуымда төп сәбәпчеләрнең берсе булган укытучым Рәмизә Мостафовна Мәхмүтовага быел - 80 яшь, педагогик эшчәнлегенә 50 ел тулды.

Рәмизә балалары

Минем иң яраткан, язмышыма, холкыма, тормышка карашыма зур йогынты ясаган, бүгенге хөр холыклы булып формалашуымда төп сәбәпчеләрнең берсе булган укытучым Рәмизә Мостафовна Мәхмүтовага быел - 80 яшь, педагогик эшчәнлегенә 50 ел тулды.

4-7нче сыйныфларда Рәмизә Мостафовна безнең сыйныф җитәкчебез булды һәм рус теле-әдәбиятыннан укытты. Аның дәресләре - аерым тема. Алар шулкадәр камил, кызыклы. Ул фәннәрдән начар укучылар булмады да кебек бездә. Китап укырга ныклап өйрәтүчебез дә Рәмизә Мостафовна булды. Беренче укытучыбыз, безне аерым, кырыс ярату белән яраткан Фатыйма Шәеховна Хәлимбаева да, Рәмизә Мостафовнадан соң безне кабул итеп алып калган сыйныф җитәкчесе, «соңгы буын интеллигент» Аркадий Александрович Комиссаров та гаҗәеп мөгаллимнәр иде. Гомумән, Ленино-Кокушкино мәктәбе көчле укытучылары белән дан казанган мәктәп иде. Ленин исеме тирән сулыш алып кына әйтелгән еллар булганлыктандыр, юлбашчы эзләрен саклаган Кокушкино авылы мәктәбенә укытучыларның иң-иңнәрен, сайланганнарын, «чын каймагын» гына алалар иде бугай. Ә Рәмизә Мостафовнаны укытучы дип кенә булмый шул. Бар энергиясен, вакытын, яратуын безгә сарыф иткән, сыйныф бүлмәсен бизим дип үз өеннән гөлләрен, картиналарын мәктәпкә ташып бетергән, безнең белән көлгән, уйнаган, кайчак хәтта хулиганлана да белгән гаҗәеп бер «яшьти» йөрәкле кешебез булды ул.

Менә аның белән беренче танышуыбыз. Башлангыч мәктәп белән хушлашып, 4нче сыйныфка килдек. 1 сентябрь. Яңа мәктәпнең киң ишегалды. Линейка. Зур-зур рәтләр булып тезелеп торган укучылар армиясе арасында, татар сыйныфы булганлыктан азсанлы «взвод» булып, без дә басып торабыз. Куркыта, өлкәннәр янына күчәбез бит. Линейканы алып баручы: «4нче А сыйныфы. Сигез укучы», - ди. Шулвакыт укытучылар арасыннан бер бик матур апа аерыла да: «Мои, мои, это мои», - дип, безгә таба чаба. Киеме, чәче, алкалары матур, үзе шундый шәһәрчә, киң итеп, бар йөзен балкытып елмая да. Вәт бәхет! Шул «мои» сүзе һәм балерина кебек аяк очларына гына басып безгә таба килгән апаның ихлас елмаюы безне мизгел эчендә куркак бәпкәләрдән асылкошларга әйләндерә дә куя.

Безгә елмайган бу бәхет озын гомерле - мәктәптән чыгып киткәнче буласы иде. Сыйныф җитәкчебез белән диафильмнар карап (андый «киноформат»ны белүчеләр аздыр хәзер), фестивальләрдә «мөгез чыгарып» һәм җиңеп, походларга йөреп, стена гәзеталары чыгарып матур гына шаулап укып йөрибез шулай. Рус сыйныфларында 30-35 укучы, бездә - 8. Көн саен сорыйлар, көн саен билге алабыз. Сигез укучының өчесе - «отличник», «икеле капчыклары» бөтенләй юк. Монысы инде безнең укытучыбыз йөзенә кызыллык китермәс өчен тырышуыбыздан. Ләкин... Рәмизә Мостафовнабыз бер урында тик тора торган стандарт укытучы түгел шул. 80нче еллар башында бугай, Татарстанның иң яхшы рус теле укытучыларыннан Монголиягә - монгол балаларына рус теле һәм әдәбияты укытырга җибәрү өчен төркем туплый башладылар. Рәмизә Мостафовна, әлбәттә инде, бу башлангычның алгы сафында. Ул безне калдырып киткәч кичергәннәрем, никтер, исемдә түгел. Безне язмыш иркенә куеп китмәде, мәктәпнең иң яхшы укытучыларының берсе - Аркадий Александрович кулына тапшырып китте. Гомерендә дә татар сыйныфларында җитәкчелек итмәгән Аркадий Александрович безне Рәмизә Мостафовна укучылары булган өчен алды бугай. Аның укытучы язмышында без бердәнбер татар сыйныфы булдык. Ул укытучыбыз, кызганыч, вафат инде. Гаҗәеп, янында суларга уңайсызлана торган интеллигент, чын кеше иде. Ә Рәмизә Мостафовнаның ул чактагы китүен әлегәчә «кичермәгән» бер сыйныфташыбыз бар. Уены-чыны белән, гел искә төшерә ул бу хакта. Димәк, Рәмизә Мостафовнаны иң нык яраткан сыйныфташыбыз ул булып чыга инде.

Укытучыбыз татарча бик яхшы сөйләшми иде. Балачагы Ярославльдә узган аның. Әти-әнисе анда Татарстанның Чистай районыннан күченеп киткән булганнар. Әнисе бик иртә - 1943 елда, кызга алты яшь чагында вафат булган. Әтиләре кабат өйләнгән, үги анага ияреп тагын бер бала килгән. Гаилә тулылана-тулылана, балалар саны җиде булган. Бүген шуларның алтысы исән-сау.

Рәмизә мәктәптә 7нче сыйныфны тәмамлагач, әтиләре туган ягына әйләнеп кайтып төпләнү карарына килгән. «Кайтабыз, алайса, сез монда барыгыз да марҗа булып бетәсез», - дигән Мостафа абзый. Чистайга кайтып төпләнгәндә, татарча бөтенләй белмәгән. Мәктәптән соң Тәтеш педагогика училищесына кергән. Аны тәмамлагач, башлангыч сыйныфлар укытучысы булып, Питрәч районының Шәле авылына кайткан. Чып- чын татар авылы! Үзе, шаярып: «Мине татарчага шул беренче укучыларым өйрәтте», - ди. Шәледә аны, әлбәттә инде, «Рәмизә апай» дип йөрткәннәр. Озак еллар Шәле мәктәбе директоры булган Минзифа ханым (мәрхүмә журналист Алсу Хәсәнованың әнисе. - З.Г.) Рәмизә Мостафовнаның иң беренче укучыларыннан. Шәледә гаилә корган, ике ул тудырган. Улларының олысы соңрак шулай ук мөгаллимлек юлын сайлаган.

Мине мәктәпнең иң актив укучысы, җәмәгать эшләре башында торучы итүче дә ул. Юбилее белән котларга кайткач, көлештек: «Әгәр Монголиягә китеп торган елларыгыз булмаса, мине Комсомол Обкомына җиткерә идегез, Рәмизә Мостафовна», - дим. Чынлыкта - ышаныч инде ул, үстерә, канат куя торган ышаныч. Сыйныф җитәкчесе булган еллардагы ул якланганлык хисен, кадереңне белеп, «минекеләр» дип аерып яратканны тормышта кабат Туфан ага Миңнуллин канаты астында эшләгән елларда тойдым мин. «Минекеләр» дигән сүзнең бар җаваплылыгын үз җилкәсенә сала белгәннәр - күпме соң алар...

Һәрчак затлы, зыялы, кемдер чәпчегәндә дә башын югары күтәреп дәшми кала белгән, беркайчан вакланмаган мөгаллимем, педагогик гомеренең иң күп өлешен Питрәч районы Ленино-Кокушкино мәктәбенә багышлаган ветеран укытучы, күпсанлы «Мактау грамоталары» иясе Рәмизә Мостафовна Мәхмүтованы, меңләгән укучылары исемен дә кушып, зур юбилее белән тәбриклим.

Яраттык, яратабыз, яратырбыз, Рәмизә Мостафовна!

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading