16+

Рәшидә апа сәхнәдәшләре күңелендә

Актерлар йортында Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Рәшидә Җиһаншинаның тууына 85 ел тулу уңаеннан, аны искә алу кичәсе узды. Татарстанның халык артисты Луара Шакирҗанова артистның сәхнәдә үткән иҗат юлы турында тәфсилләп сөйләде. Аның чыгышының экраннан Рәшидә апа уйнаган спектакльләрдән күренешләр белән бергә үрелеп баруы артистны күз алдына китереп бастырды. Кичәдә...

Рафаэль әфәнде әнисе турында болай дип сөйли: «Мин кечкенә чакта ишегалдында урам малайлары белән карта уйнаштыра идем. Бервакыт тегеләрнең акчаларын отып бетердем. Шул чакта каеш тотып әни килеп чыкты да, барыбызга да каеш белән суккалап, куып таратты. Әни бик тырыш, батыр, эшчән кеше булды. Ул, үз эшеннән тыш, рус фильмнарын татарчага тәрҗемә итте. Гомеренең соңгы көннәрендә үзен театрга алып баруын сорады ул. Без аны машина белән театр тирәсеннән әйләндереп алып кайттык».
Рәшидә Җиһаншинаның укучысы булган Татарстанның халык артисты Наилә Ибраһимова да остазын җылы итеп искә алды: «Театр училищесына имтихан бирергә килгәч, Рәшидә апаның көләч йөзен күреп югалып калган идем. Ул безнең курс җитәкчесе булды. Тормыш ваклыкларыннан һәрвакыт өстен торды. Мин һәр кылган гамәлемне Рәшидә апа күзлегеннән үткәрә идем. Театрда 40 елдан артык эшләү чорында минем уйларым гел аның тирәсендә әйләнә. Ул - халкыбызның тыйнаклыгын, җаваплылыгын һәм нәзакәтлелеген үзендә гәүдәләндергән шәхес.
Татарстанның атказанган артисты Хәлимә Искәндәрова да хезмәттәшенең изгелекләрен хәтерендә яңартты. «Без Рәшидә апа белән Фатыйма Ильскаяны бергәләп карадык. Ул: «Рәшидә нәрсә куша - шуны эшлибез», - ди торган иде. Пенсиягә чыккач, «Инсаният» төркеме өчен язган пьесалары сәхнәгә куелды. Өлкәннәрне районнарда халык шулхәтле әйбәт кабул итә иде. Халыкның, күз яшьләрен тыя алмыйча, кул чабулары бүгенгедәй күз алдында. Безнең камаллылар бәхетле булып картайды».
Татарстанның халык артистлары Фирая Әкбәрова, Зөлфирә Зарипова, Зөфәр Харисов, Рәшидә апаның оныгы Юлия Җиһаншина җырлары кичәгә ямь өстәде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading