16+

Рудольф Нуриевны искә алдылар

2013 елны Татарстанда дөньякүләм танылган якташыбыз, милләттәшебез, балет биючесе Рудольф Нуриев елы дип атарга тулы нигез бар. Аңа багышланган мәдәни чаралар Франциядә, Англиядә, Германиядә, Мәскәүдә, Санкт-Петербургта, Уфада һәм башкалабыз Казанда да киң күләмдә үткәрелеп килә. Менә шундыйларның берсе аның әнисе Фәридә Хәлиулла кызы Идрисованың туган төбәгендә - Әлки районының Базарлы...

Рудольф Нуриевны искә алдылар

2013 елны Татарстанда дөньякүләм танылган якташыбыз, милләттәшебез, балет биючесе Рудольф Нуриев елы дип атарга тулы нигез бар. Аңа багышланган мәдәни чаралар Франциядә, Англиядә, Германиядә, Мәскәүдә, Санкт-Петербургта, Уфада һәм башкалабыз Казанда да киң күләмдә үткәрелеп килә. Менә шундыйларның берсе аның әнисе Фәридә Хәлиулла кызы Идрисованың туган төбәгендә - Әлки районының Базарлы...

2013 елны Татарстанда дөньякүләм танылган якташыбыз, милләттәшебез, балет биючесе Рудольф Нуриев елы дип атарга тулы нигез бар. Аңа багышланган мәдәни чаралар Франциядә, Англиядә, Германиядә, Мәскәүдә, Санкт-Петербургта, Уфада һәм башкалабыз Казанда да киң күләмдә үткәрелеп килә. Менә шундыйларның берсе аның әнисе Фәридә Хәлиулла кызы Идрисованың туган төбәгендә - Әлки районының Базарлы Матак авылында үткәрелде (аның әнисе Фәридә Татар Төгәлбае авылыннан). Казаннан кайткан кунаклар арасында Нуриев белән бергә укыган, эшләгән кешеләр дә бар иде. Алар биюче турындагы истәлекләре белән уртаклашты. Нуриев хакында Франция һәм Англиядә төшерелгән кыска метражлы фильмнар күрсәтелде. Тамаша районның һәвәскәр артистлары чыгышы белән үрелеп барды. Планда Казаннан килгән төркемнең Нуриевның әнисе Фәридә апа туган Татар Төгәлбаена да бару каралган иде. Юллар пычрак булу сәбәпле, кунаклар Татар Төгәлбаена бара алмады.
Фәридә апаларга туган тиешле Әсма апаның Балык Бистәсендә яшәүче 89 яшьлек олы кызы Сара апа Минзина да ике улы - Наил һәм Рафаил белән кайткан иде. Сара апа да әнисеннән ишетеп калган һәм үзе хәтерләгән истәлекләрен сөйләде. 1930 елларда Фәридә апа олы кызы Роза белән Төгәлбайга кайтып, әти-әнисе каберләрен зиярәт кылып, Коръән укытып киткән. Үзләрендә сакланган Коръән китабын Әсма апага биреп калдырган. Бүген ул Коръән авылның яңа мәчетендә саклана. Нуриевның тормыш юлын өйрәнеп берничә китап чыгарган танылган язучы, Г.Тукай бүләге иясе Рабит Батулла да кызыклы гына чыгыш ясады, халыкның сорауларына төпле җаваплар бирде. Үзенең китапларын район музеена бүләк итте һәм Нуриев турында 3 серияле тулы метражлы нәфис фильм төшерү өчен сценарий язып бетерүе турында хәбәр итте ул. Хөкүмәт матди ярдәм күрсәтсә, фильмны төшерә башларга мөмкин булыр, дип тә өстәде. Аны бит Казанда, Уфада, Мәскәү һәм Санкт-Петербургта, Франция һәм Англиядә төшерергә туры киләчәк. Шуңа күрә бу авыр, мәшәкатьле, кыйммәтле эш. Ул илләр дә әлеге эшкә ярдәм итми калмас дип уйларга кирәктер. Халык бу очрашудан канәгать калды. Нуриевка туган җирендә һәйкәл куелачагына да өметләнә алар.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading