16+

Рухи шәрәлек куркынычрак!

Бервакыт Казаныбызда шәрә хатын-кыз сурәтләре популярлашып китте. Әлбәттә, халык та, дин әһелләре дә моңа каршы актив көрәште. Иманын югалтып бетермәгән әле безнең милләт дип шатлана башлаган идек, юк шул. Үткән атнада халык яратып укый торган бер газета яшь кенә җырчы кызның анадан тума чишенеп төшкән фотосын бастырды. Теге арт ягын...

Бервакыт Казаныбызда шәрә хатын-кыз сурәтләре популярлашып китте. Әлбәттә, халык та, дин әһелләре дә моңа каршы актив көрәште. Иманын югалтып бетермәгән әле безнең милләт дип шатлана башлаган идек, юк шул. Үткән атнада халык яратып укый торган бер газета яшь кенә җырчы кызның анадан тума чишенеп төшкән фотосын бастырды. Теге арт ягын...

Бервакыт Казаныбызда шәрә хатын-кыз сурәтләре популярлашып китте. Әлбәттә, халык та, дин әһелләре дә моңа каршы актив көрәште. Иманын югалтып бетермәгән әле безнең милләт дип шатлана башлаган идек, юк шул. Үткән атнада халык яратып укый торган бер газета яшь кенә җырчы кызның анадан тума чишенеп төшкән фотосын бастырды. Теге арт ягын күрсәтеп басып тора! Оят! Бигрәк оят!.. Шул җырчыны өлкәннәр күрсә, йөзенә төкерерләр иде, билләһи.
Җәмгыятьне түбәнгә тәгәрәтүчеләр гарәп илләрендә дә очраштыргалый. (Гарәп иле дигән сүз - ислам иле дигән сүз түгел әле ул!) Мисырдагы бер кыз үзенең блогында шәрә фотосын куеп, астына мондый сүзләр язган: «Башта бөтен шәрә скульптураларны әйләнеп үтегез, сәнгать турындагы китапларны юк итегез, көзге каршына килеп чишенегез дә, мәңгелеккә җенси теләктән котылыр өчен, үз-үзегезне яндырыгыз, аннары мине хөкем кылырсыз, сүз ирегемнән мәхрүм итәрсез!» Бал мичкәсендә бер кашык дегет кенә түгел бу! Мисырда яшәп кайткан дусларым әйтүенчә, бүген анда яшьләр бик бозык икән.
Ир кеше күзлегеннән чыгып әйтим әле. Хатын-кызлардагы шәрәлек түгел, ә матурлык җәлеп итә безне. Күп җирләре ачык булган кызларга карыйсы килми. Кеше алдында чишенеп, бөтен җирен ачып салгач, хатын-кызның нинди кызыгы калсын? Капланган, кием астында калган урыннар нигәдер күбрәк кызыктыра. Сере булмаган кызга кемнең өйләнәсе, балаларының әнисе итеп күрәсе килсен! Бигрәк тә шәрә килеш фотога төшеп, даны бөтен гавамга чыкса!
Әле шәрә килеш фотога төшү кимендә унбиш мең сум тора, имеш. Бөтен фотографлар да мондый эшкә риза түгел, ди. Шуңа берничә ай алдан язылып куялар. Кайбер хатын-кызлар ирләренең туган көненә шәрә фотографияләрен бирәләр. Монысын әле аңларга була, ни дисәң дә, никахлы ире алдында анадан тума чишенергә ярый, бу бөтен әхлакый кагыйдәләргә дә сыя, әмма аны бит фотограф та күрәчәк.
Бер татар җырчысы белән Мисыр студенты гына түгел, мөселман халыклары, гомумән, әкренләп чишенә бара хәзер. Аның каравы алга киткән Европа илләре иманга килүләре белән шатландыра. Безнең әхлаклы, иманлы хатын-кызларыбыз яулык бәйләргә куркып йөргән бер чорда Британиядә яулык бәйләгән ханымнар күзгә күренеп арта. Җитәкчеләр дә каршы килми, без үз халкыбызның гореф-гадәтләрен хөрмәт итәбез дип белдерәләр. Ә традицион мөселман халыклары вәкилләренең шундый гамәлләре җәмгыятебезнең лакмус кәгазе! Әгәр арабыздан физик шәрәлекләрен яшермәүчеләр чыга икән, димәк, халкыбыз рухи яктан шәрәләнеп бара.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading