16+

Һәрвакыт хезмәттә

2000 елдан бирле Казан Аксакаллар шурасында әгъза булып торучы Илһам Миндубаев катнашында утырышлар бик җанлы, бәхәсле үтә. Чөнки ул бик хисле кеше һәм шуңадыр инде, аның сөйләме, чыгышлары да бик хис-тойгылы була. Әйтергә кирәк, аның сәбәпләре дә бар. Илһам Минһаҗ улы бик катлаулы тормыш юлы үткән. Гомер буе эшләп, тормышның...

Һәрвакыт хезмәттә

2000 елдан бирле Казан Аксакаллар шурасында әгъза булып торучы Илһам Миндубаев катнашында утырышлар бик җанлы, бәхәсле үтә. Чөнки ул бик хисле кеше һәм шуңадыр инде, аның сөйләме, чыгышлары да бик хис-тойгылы була. Әйтергә кирәк, аның сәбәпләре дә бар. Илһам Минһаҗ улы бик катлаулы тормыш юлы үткән. Гомер буе эшләп, тормышның...

Илһам 1933 елның 27 мартында, үзе әйтмешли, Алла каргаган 20 өйле Сабанчы авылында (элеккеге Куйбышев районы) туган. Илһамның балачагында төр­ле фаҗигале хәлләр була. Бер яшь тулып килгәндә, ягъни дүрт аяклап йөргәндә дияргә кирәк, аның өстенә кайнар су тулы самавыр ава, каты пешүдән, ярты ел буе үлем белән керәшергә туры килә аңа. Өч яшендә, кечкенә йомышы белән ишегалдына чыгып, ялгыш ябылган ишек­не ача алмыйча, чатнама суыкта ул урамда кала. Әле ярый, көтмәгәндә, күр­шедән 12 яшьлек апасы кайтып керә. Ул яшәү билгесе булмаган малайны күтәреп кереп, сәкегә сала. Билгеле, тагын 6-7 ай урын өстендә. Анысы да үтә, әмма ул хәл гомерлек бронхит калдыра. Укырга кергәнче әле ул берничә мәртәбә ис тидереп тә яхшы ук авырган, суга батып та үлемнән калган.
1940 елны Илһам авылларының башлангыч мәк­тәбенә 1 нче сыйныфка укыр­­­га керә. Ә инде 1941 елны, сугыш башлангач, ул яшьтәгеләргә балачак бетте дияргә була. Билгеле, укырга мөмкинлек юк. Өч класс укыгач, уку өзелә, өскә-башка мәктәпкә йөрерлек кием юк, эш тә күп. 1944 елның апрель-ноябрь айларында Илһам колхозның да, хуҗалыкларның да көтүен көтәргә алына. Бу сугыш вакытындагы тыл батырлыгы бит! Әмма ул вакытта Илһам йөрәгенә бер җәрәхәт ясала, аңа көтү көткән өчен 10 пот икмәк вәгъдә итәләр, ләкин аны бирә алмыйлар... Барысы да - фронтка! Шулай булса да, хуҗалык көтүе көткәндә көтүчене ашату йоласы бар иде, хуҗалар соңгы ашамлыкларын булса да, көтүчегә бирә иделәр. Ул вакытта Илһам үзен генә кайгыртмаган, әлбәттә, күп булмаса да, биргән азыктан гаиләгә дә арттырган.
Ә инде 1946 елдан Илһам, күрше Ямбакты авылы җидееллык мәктәбенә йөреп, җиде классны тәмамлый. Бу вакытта аның тагын бер таланты ачыла, ул клубта, яшьләрне җыеп, халыкка спектакльләр куя башлый. Илһамны 16 яшеннән кырчылык бригадасына бригадир итеп куйганнар. Ул шул эшендә армиягә кадәр, ягъни 3 ел эшләгән. Шул ук вакытта үзешчән сәнгатьне дә ташламаган. 1952 елдан Илһам армиядә хезмәт итә. 1955 елның сентябрендә, хезмәтне тәмамлап, өйгә кайта.
3 ел армия хезмәте үтеп, бер-ике ай ял итүгә, Илһам Казанга юл тота. «Спартак» комбинатында йөк ташучы булып эшли башлый ул. Тырыш егет берәр елдан соң РТИ заводы тирәсендә, үзенең әрсезлеге белән, рөх­сәтсез-нисез кечкенә генә бер өй сала. Торыр урын булгач, Илһам 1957 елны Суфия исемле кыз белән гаилә корып җибәрә. Бераз тормыш ­ шикелле була, аңарда уку теләге туа. Ул 1964 елны сәүдә техникумын тәмамлый.
Илһам Минһаҗ улы эштән курыкмый, бөтен эшен дә яратып башкара. Азык-төлек кибетендә директор хезмәтен дә үти ул, ит комбинатында озак еллар экспедитор булып та эшли.
Вакыт үтә, Илһам Минһаҗ улының лаеклы ялга чыкканына да менә инде 20 ел. Әмма ул кул кушырып утыра торган кеше түгел, һәрвакыт хезмәттә. Ул эш берәр обьектны саклау белән бәйләнгәнме, әллә урам җыештыру беләнме - аңа барыбер. Һәрберсен яратып, җиренә җиткереп башкара.
Бу көннәрдә Илһам Минһаҗ улы үзенең гомер бәй­рәмен - юбилеен билгеләп үтә, аңа 80 яшь тула. Казан Аксакаллар шурасы исеменнән аны юбилее белән котлыйбыз, ныклы сәламәтлек, иҗат уңышлары телибез!

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading