16+

Сагындыра туган ягым

Туган-үскән җиремне өзелеп сагынам. Инде 74 яшем тулды. Туып үскән җирем Татарстанның агымсулы җырлы-моңлы Иж буйлары: Красный Бор (Әгерҗе) районының, Рыс авылы... Бу авыл юк инде.

Туган-үскән җиремне өзелеп сагынам. Инде 74 яшем тулды. Туып үскән җирем Татарстанның агымсулы җырлы-моңлы Иж буйлары: Красный Бор (Әгерҗе) районының, Рыс авылы... Бу авыл юк инде.

1994 елдан бирле туган-үскән җиремә кайта алмадым, хәзер инде йөри алмыйм. Сагынулар, олы уттай, яндыра икән җанны. Читтә яшәп олыгайгач, беләсең икән аны... Сагыну хисләремне шигъри юлларга салып язамын:
Агымсулы җырлы Иж буйлары -
Минем туып үскән җиркәем.
Еллар уза, олыгая барам,
Сагынамын сине, нишләем?!.

Ай елмая, йолдызлар җемелди,
Иж буеның зәңгәр күгендә.
Иж буйларын, яшьлек елларымны,
Сагынып яшим әле бүген дә.

Моңлы җырың таңнарны уята,
Оныта алмам сине, Ижкәем.
Мин бит синең бер сабыең идем,
Өзелеп сагынам, сине нишләем?!.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading