16+

Сагынып яшибез

Габдулла Рәхимкуловның җырлавына гомер буе сокланып яшәдем. Габдулла абый белән сөйләшеп утырганым да булды. Балык Бистәсе районы Олы Солтан авылында булды бу хәл. 1970 елның сентябрь ае иде. Мин, көзге эшләрне тәмамлау өчен, колхозга ярдәм итәргә кешеләр алып килгән идем. Аның концерт бригадасы белән авыллар буенча йөргән чагы. Габдулла абый...

Габдулла Рәхимкуловның җырлавына гомер буе сокланып яшәдем. Габдулла абый белән сөйләшеп утырганым да булды. Балык Бистәсе районы Олы Солтан авылында булды бу хәл. 1970 елның сентябрь ае иде. Мин, көзге эшләрне тәмамлау өчен, колхозга ярдәм итәргә кешеләр алып килгән идем. Аның концерт бригадасы белән авыллар буенча йөргән чагы. Габдулла абый белән уртак тел табып, рәхәтләнеп сөйләшеп утырдык. Әнием радиодан Габдулла абый тавышын ишетсә:
- Улым, тавышын катырак ач әле, Габдулла Рәхимкулов җырлый, - дия иде.
Чыннан да, Габдулла абыйга Аллаһы Тәгалә тавышны, моңны жәлләмәгән. Аның җырлавы хәзер дә колагымда яңгырап тора сыман. Ул халкыбызга 40 ел буе моң өләште, гел яңа җырлар эзләде, репертуарын даими тулыландырып торды. «Татарстанның халык артисты» дигән мактаулы исемгә дә лаек булды. Әле ярый бу аның үзе исән вакытта эшләнде.
Татарстан радиосы фондын- да ул яздырган байтак кына җырлар саклана. Радиолардан аның моңлы тавышы ешрак яңгырасын иде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading