16+

Сапер Нургали

«Моннан нинди солдат чыксын, чебеш кадәр генә бит бу!» - дип көләләр миннән. Ә хәрби комиссиядәге табиблар кулыма «годен» дигән язу тоттырып куйдылар», - ди туксан яшьлек юбилеен каршы алучы сугыш ветераны Нургали Шакирҗанов.

Сапер Нургали

«Моннан нинди солдат чыксын, чебеш кадәр генә бит бу!» - дип көләләр миннән. Ә хәрби комиссиядәге табиблар кулыма «годен» дигән язу тоттырып куйдылар», - ди туксан яшьлек юбилеен каршы алучы сугыш ветераны Нургали Шакирҗанов.

Шушы кечкенә генә буйлы Нургалигә, сапёр булып, фронт юлларын узарга туры килә. 1942 елны Мәскәү өлкәсенең Муром шәһәрендә, 1943 елдан Ленинград фронтында хезмәт итә ул. «Если ты мину не найдешь, то она сама найдет тебя», - дип әйтә иде командир. Аның сүзләре бүген дә колакта яңгырап тора. Бервакыт, снаряд шартлап, балчык өеме астында калдым, ярый әле иптәшләрем казып чыгарырга өлгерде. Үлемем шушы икән дип уйладым», - дип искә ала Нургали абый.
Төрек-Тәмте авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветеранын юбилее белән котларга район җитәкчелеге дә килгән иде. Алар ветеранга һәм аның тормыш иптәше Зөлкамал апага РФ Президенты В.Путинның котлау телеграммасын, бүләкләр, гөлләмәләр тапшырды.
Ә ветеран сөйли дә сөйли - бер генә вакыйганы, бер генә фамилияне дә төшереп калдырмыйча хәтер яңарта.
- Сугышны хәзерге буын балалары кинодан карап кына белә. Шулай булырга язсын да, илгә афәт килә күрмәсен. Әйтергә генә ансат, бүген, унҗиде яшьлек малайга автомат тоттырып, Ватанны сакларга кушып кара син! Кайберсе мәктәп тәмамлагач та әнисенең итәгенә тагылып йөри! - ди ветеран, көрсенеп.
- Нургали абый, 9 майга парадка киләсеңме соң? - дип кызыксынам.
- Аякларым йөргәндә килмичә каламмы соң! 69 ел гомер узса да, Җиңү көнен каршы алу, күңелдә булган шатлык-сөенечле хисләр бүген дә онытылмый. Сугыш беткән дигән хәбәрне Эстониянең Нарва шәһәрендә ишеттек. Шуннан китте бер-беребезне котлау, музыка, баш киемнәрен өскә чөеп кычкырулар...
Нургали агага сугыш тәмамлангач та өч ел буе мина эзләргә туры килә әле. Туган якларына ул 1948 елда гына әйләнеп кайта. Кайткач, Ямбулат авылы кызы Зөлкамалга өйләнеп, ике ул, ике кыз тәрбияләп үстерәләр. Сугыштан соң урман каравылчысы, ындыр бригадиры булып хезмәт куя. Гадел, бик пөхтә, төгәл бригадирны хезмәттәшләре, авылдашлары да үз итә. Балалары да: «Әти-әни!» - дип өзелеп тора.
«Аллага шөкер, бүген эшкә барасы юк, ял итәм. Хезмәт көннәрем дә язылып беткән», - дип көлдерә җор күңелле ветеран.
Үзе сөйли, үзе көлә, ә күзләрендә яшь тамчылары...

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading