16+

Сәер халык

Кытай халкын күзәтүемне дәвам итәм. Әти-әниләре якында гына булса да, балалар монда гел әбиләре кулында. Әбисе баланы карый, кәефен күтәрергә тырыша, уйнаган була. Баласы чинап, елап, шешенеп бетәргә мөмкин, тик ата кешенең йөзе үзгәрми, юл буе бер ноктага карап бара ул. Ә әнисе исә, вакыт-вакыт узып киткән кешеләргә төртеп күрсәтеп,...

Сәер халык

Кытай халкын күзәтүемне дәвам итәм. Әти-әниләре якында гына булса да, балалар монда гел әбиләре кулында. Әбисе баланы карый, кәефен күтәрергә тырыша, уйнаган була. Баласы чинап, елап, шешенеп бетәргә мөмкин, тик ата кешенең йөзе үзгәрми, юл буе бер ноктага карап бара ул. Ә әнисе исә, вакыт-вакыт узып киткән кешеләргә төртеп күрсәтеп,...

Кытай халкын күзәтүемне дәвам итәм. Әти-әниләре якында гына булса да, балалар монда гел әбиләре кулында. Әбисе баланы карый, кәефен күтәрергә тырыша, уйнаган була. Баласы чинап, елап, шешенеп бетәргә мөмкин, тик ата кешенең йөзе үзгәрми, юл буе бер ноктага карап бара ул. Ә әнисе исә, вакыт-вакыт узып киткән кешеләргә төртеп күрсәтеп, баланың игътибарын башкага күчерергә тырышса да, нәниен үз кулына алу дигән уй тамчы да юк аның башында... Балалар ыштанының балаклары бил өлешендә генә тоташа. Кендектән арт сөяккәчә ярык: памперсларын алыштырырга җиңелрәк булсын өчен шулай эшләнгән. Ләкин Кытай халкы бик бай түгел, күрәсең, балаларның күбесендә памперс юк.
Өстәлдәге ашлар тәмлерәк булган саен, Кытай халкы, авызларын катырак ачып, рәхәтләнеп лачкылдатып чәйни-чәйни ашый. Ахырдан кикереп куюны әдәпсезлек дип тә санамыйлар. Безнең Казан урамнарында да төкерергә ярата торган тәрбиясез бәндәләр бар, ләкин Кытайда бу эпидемия дәрәҗәсенә җиткән. Ир-аты, хатын-кызы урам буйлап лачт-лочт төкереп йөри. Әле генә төкергән идең бит, каян төкерек табасың, дип уйлыйм аларга карап. Балалар да олылардан калышмаска тырыша...
Тукталышта, бер аягын эскәмиягә куеп, олы яшьтәге ханым гимнастика белән шөгыльләнә. Янында, җилкәсенә туктаусыз суккалап, бер бабай үз-үзенә массаж ясый. Читтәрәк бертөркем кеше, гәүдәләрен төрле формаларга китерә-китерә, физкультура ясап маташа. Ә кич җитүгә, йөзләгән кеше паркларга чыга: көчле музыка куялар да, бер зур түгәрәк ясап, тай-цзы, йә цигун практикаларын куллана. Менә кайда ул спортны яратучы халык! Сәламәт булам дисәң, шулай яшәргә кирәктер, мөгаен. Ашамлыклары бик майлы булса да, мин Кытайда таза, симез кешеләр күрмәдем.
Кытай халкы минем хәтеремдә менә шундый сәерлекләре белән дә истә калыр.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading