16+

«ШК» – тәмле конфет ул

Мин газета укымый тора алмыйм. Советлар Союзы заманында 15ләп газета-журналлар алдыра идем. Борис Ельцин елларында буталып беттек. Халык хуҗалыгының күп тармаклары юкка чыкты. Татар матбугаты да какшады. Авыр еллар булса да, күп газеталар үз статусларын саклап калдылар. «Шәһри Казан» да ул авырлыкларны җиңеп чыкты.

Бу газетаны чыга башлаганнан бирле алдырам, бер санын да укымыйча калганым юк. «Хәзер телевидение, радио, интернет бар, газетаның кирәге калмады», - диләр. Юк, җәмәгать, телевидение үз урынында калсын, газета башка. Ул конфет шикелле, аны укып, рухи азык, яхшы кәеф, яшәүгә көч аласың. Менә нәрсә ул газета!
Минемчә, «Шәһри Казан» - иң бай эчтәлекле газеталарның берсе. Анда тормыш бар яктан да яктыртыла. Газетаның үз кыйбласы, үз юнәлеше бар. Һәр санын башыннан ахырына кадәр укып барам. Биредә газета хәбәрчеләренә дә уңай караш - килгән язма редакция өстәлендә тузан җыеп ятмый, озак көттермичә, кыскартылмыйча гына басыла.
Мин бу газетага битараф калган кешеләрне аңлап бетерә алмыйм. Алар үзләрен рухи азыктан, һәрдаим яктыртылып баручы башкалабыз яңалыкларыннан мәхрүм итә бит. Мин моны үз-үзеңә ачлык игълан итү белән тиңлим.
Атнага өч тапкыр өебезнең ишеген «ачып керүче» газетабыздан аерылмаячакмын. Ул безгә кадерле кунак кебек, гаиләбез белән укыйбыз. «Шәһри Казан» әле туган телебезне саклаучы бер терәк тә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading