16+

Сиксәндә дә кулыннан энә төшми

Аларның өенә керсәң, гаҗәпкә каласың. Кул эшләре музеен хәтерләтә ул. Гөлүсә апа, 80 яшемә җиттем, дип, кул кушырып утырмый. Җитмәсә 7 яшьлек оныгы Майя да: «Кунак апа килүгә күргәзмә оештырыйк әле», - дип, әбисенең күп кенә хезмәт җимешләрен күз алдына тезеп куйган. Арада моннан 59 ел чигелгәннәре дә бар. Гөлүсә...

Сиксәндә дә кулыннан энә төшми

Аларның өенә керсәң, гаҗәпкә каласың. Кул эшләре музеен хәтерләтә ул. Гөлүсә апа, 80 яшемә җиттем, дип, кул кушырып утырмый. Җитмәсә 7 яшьлек оныгы Майя да: «Кунак апа килүгә күргәзмә оештырыйк әле», - дип, әбисенең күп кенә хезмәт җимешләрен күз алдына тезеп куйган. Арада моннан 59 ел чигелгәннәре дә бар. Гөлүсә...

Сарман районының Янурыс авылында 3 нче сыйныфта укыган чакта ук әнисе кызының кулына биш энә тоттыра. Һөнәрле кеше беркайчан да ким-хур булмас, янәсе. Кыз, теләсә-теләмәсә дә, кул эшенә бик тиз өйрәнә. Әнә шул вакытларда, авыллардан әйберләр җыеп, фронтка җибәрә башлыйлар. Ул бәйләгән бияләй һәм оекбашлар да сугышчыларның аяк-кулларын җылыткандыр. Шул чорлардан бирле Гөлүсә апа кул эшләренә һәвәс.
Мәктәпне тәмамлап, Казан дәүләт университетына укырга кергәч тә һөнәреннән аерылмый ул. Гөлүсә апа гомер буе синтетик каучук заводының фән-техника бүлегендә эшләгән. Ире - ул чакта «Почет билгесе», «Октябрь революциясе» һәм ике тапкыр Ленин орденнарына лаек булган Зәкәрия Сафин утыз ел шул заводны җитәкли. Үзенә Социалистик Хезмәт Герое исемен биргәндә ул: «Менә бу йолдызның биш очы бар. Аның өчесе - Гөлүсәнеке, икесе генә минеке», - дип тикмәгә генә әйтмәгәндер. Гөлүсә апа кайбер җитәкче хатыннары сыман масаерга яратмый. Хәтта заводка да ирен йөрткән машинага утырып йөрергә уңайсызлана ул. Юллама белән ерак шәһәрләргә барган очракта, үз-үзенә: «Завод кешесе ни әйтер?» - дигән сорауны бирә торган була.
Гөлүсә апа, ике кызы үсеп җиткәнче, аларга да күлмәкләрне үзе тегеп кидерә. Әле хәзер дә оныкларының туган көннәренә үзе теккән урын-җир җыелмасын бүләк итәргә ярата. ГИДУВта доцент, тәҗрибәле табиб булган Луиза Зәкәрия кызы әнисенең шөгыльләренә сөенеп туймый. Гүзәлгә генә әнисенең хезмәт җимешләрен күрү насыйп булмаган. Моннан уналты ел элек: «Әни, берүк үзеңне сакла! Син балаларга кирәк», - дип ишектән чыгып киткән кызы кире әйләнеп кайтмый. Тегәргә дип ул кисеп калдырган сарафаннарны да, бәйли башлаган свитерларын да шул килеш саклый Гөлүсә апа. Ике бала белән калган Равил, уналты ел буе өйләнмичә, кызларын аякка бастырган.
Гөлүсә апа оныкларына да үзенең һөнәрләрен өйрәтеп калдырырга тели. Журналларда нинди үрнәк күрә - шуны менә дигән итеп бәйләп тә куя. Соңгы вакытта чигү белән мавыгып киткән. Ул чиккән әйберләр күз явын алырлык. Һәркайсына аның җан җылысы салынган.
Уңган кеше, кулына туфрак учласа да, аны алтын итә, дип юкка гына әйтмиләрдер.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading