Хәзерге алты яшьлек малайларга карап торам да, мин чыннан да болар кебек чакта үзем сулар ташып мунчалар яктым микән, дип уйлап куям. «Син ул чакта олы идең инде», - ди әни. Ә, юк, төгәлрәге, болай булды ул. Энекәшем Ренат алтынчыны бетергән иде, ягъни аңа 13 яшь булган. Җәйге каникул вакыты бу, ишегалдында нидер эшләп йөрибез. Шунда мин энекәшкә: «Мунчага төртерсең әле, пычранып беттек, чайканып чыкмый булмас эш беткәч», - дидем. Вәт пешерде әни мине шуның өчен!
- Син нәрсә?! Бала-чагага шундый эш кушалар димени?! Мунчага ут капса?! Алла сакласын!
- Ул бит инде алты классны бетерде, ә мин алты яшьтә мунча яга идем. Нишләп бәләкәй булсын инде Ренат? - дим әнигә.
- Бәләкәй булмыйча! Син бит, улым, алты яшьтә олы идең инде, - диде әни.
Менә шундый «железная логика».
Әнинең тагын бер сүзе искә төште: «И улым, сезгә эләкте инде таякның авыр башы, - ди беркөнне. - Бәләкәй чактан акырсагыз да, бакырсагыз да, өйдә калдырып эшкә йөгерә торган идек, әзрәк үсә төшкәч, йорттагы эшләрнең күбесе сезгә булды. Хәзерге бала-чаганы карыйм да мин, бигрәк нык көйлиләр аларны, артыгын кыланалар кайчагында».
Катерина Демина исемле психолог та шул турыда мәкалә язган. Аның фикеренчә, ата-аналарның артык кайгыртуы аркасында бар нәрсәгә битараф, сыңар теләге дә булмаган тулы бер буын үсеп килә. Аларга берни дә кирәкми: акча да, карьера да, мәхәббәт тә, чит илләргә йөрү дә һ.б.
Саша исемле шундый бер малайны әнисе шушы психолог янына алып килгән. «Мин аның өчен барысын да эшлим, ә аның бармакка бармак сугасы да килми, - дип елаган ана. - Уф, үләм! Кая бара бу дөнья?!» - дип тә өстәгән инде, әлбәттә.
Хуш, сөйләшә башлаганнар, килеп чыккан вазгыятьне анализлап караганнар. Нәтиҗә нинди соң? Психолог фикеренчә, бу ана баласын арбага җигеп куйган ат шикелле катгый чикләр арасына ябып куйган, авызлыклаган. Менә шушы лицейда укыйсың, менә бу түгәрәкләргә йөрисең, менә мондый кием киясең, менә бу малай белән дуслашырга ярый, монысы белән ярамый һ.б. һ.б. Бу Сашаның ни турында булса да хыялланырга яки ни дә булса теләргә мөмкинлеге дә юк, чөнки теләсә дә, теләмәсә дә, барыбер ул дигәнчә түгел, әнисе әйткәнчә булачак, аның өчен алдан барысы да хәл итеп куелган инде.
Комментарийлар