16+

Сәләтле балалар күп бит

Россия Федерациясенең «Россия1», Татарстанның ТНВ каналларында «Спокойной ночи, малыши!», «Күчтәнәч» телетапшыруларында алып баручыларның чүпрәктән, төрле калдык-постыклардан оештырып теккән уенчыклар белән көлеп, уйнап сөйләшкән булып утырулары күңелгә һич ошамый. Бездә биш-алты яшьлек сәләтле, талантлы балалар юкмыни? Беркөнне телевизорда яшүсмер малайлар хоккей уйнаганда, капкачы булып алты яшьлек кыз бала торганны күрсәттеләр. Кечкенә...

Россия Федерациясенең «Россия1», Татарстанның ТНВ каналларында «Спокойной ночи, малыши!», «Күчтәнәч» телетапшыруларында алып баручыларның чүпрәктән, төрле калдык-постыклардан оештырып теккән уенчыклар белән көлеп, уйнап сөйләшкән булып утырулары күңелгә һич ошамый. Бездә биш-алты яшьлек сәләтле, талантлы балалар юкмыни? Беркөнне телевизорда яшүсмер малайлар хоккей уйнаганда, капкачы булып алты яшьлек кыз бала торганны күрсәттеләр. Кечкенә балалар сәхнәдәме, экрандамы уйнаганда һәркайсыбызның күзләре шатлыктан, канәгатьләнүдән юешләнә.
Биредә тапшыруны алып баручыларны түгел (аларга шулай кушканнар инде), ә оештыручыларны тәнкыйтьләү кирәк. Ш.Усманов урамындагы телестудия артында ук берничә балалар бакчасы бар. Шулардан иң сәләтле, зиһенле балаларны чакырып, телестудия каршында балалар бакчасы оештырып була торгандыр. Башка балалар бакчалары җитәкчеләре, тәрбиячеләре белән дә элемтәгә керү ярый. Киләчәк өчен кадрлар әзерләүнең бер башлангычы булачак ул! Әнә Волгоград өлкәсендә бер чиркәү каршында балалар бакчасы оештырганнар. Моның максатын белү өчен уйлап та торасы юк, ул - балаларга кече яшьтән үк христиан динен сеңдерү.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading