16+

Солдат һәм халык җырчысы

Сүзем халкыбызның талантлы кызы, Бөек Ватан сугышы ветераны Сөембикә Вәлиева турында. Мин бу апаны гел сагынып яшим. Аның концертларында да күп булдым. Сөембикә Вәлиеваның үзенә генә хас булган тавышын Казан тамашачылары бик ярата иде.

Сүзем халкыбызның талантлы кызы, Бөек Ватан сугышы ветераны Сөембикә Вәлиева турында. Мин бу апаны гел сагынып яшим. Аның концертларында да күп булдым. Сөембикә Вәлиеваның үзенә генә хас булган тавышын Казан тамашачылары бик ярата иде.

Сөембикә апа белән мине олы апам Марсельеза таныштырды. Ул алар мәктәбендә җыр дәресләре алып бара иде. Сөембикә апа - Казан кызы, 13 нче татар мәктәбен тәмамлаган. Кыю кыз, Бөек Ватан сугышы башлангач, үзе теләп фронтка китә. Бу афәткә битараф кала алмый ул. Сугышта пулеметчылар взводы командиры була. Белоруссияне һәм Литваны азат итүдә, Көнчыгыш Пруссия өчен барган сугышларда катнаша. Гитлерның башына җиткәч, Совет Армиясе Ерак Көнчыгышта япон илбасарларын тар-мар итә. Сөембикә бу сугышта да катнаша, күп тапкыр яралана.
Аның әнисенә «Кызың батырларча һәлак булды» дип хәбәр иткән булалар. Ә кыз әнисенең һушын алып, көтмәгәндә кайтып керә... Тыныч тормышка күчкәч, иҗатка бирелә ул, балаларны җыр сәнгатенә өйрәтә башлый. Татарстан радиосында «Гөлҗамал», «Зиләйлүк», «Тәфтиләү», «Казан сөлгесе», «Кәккүк» һәм «Сәгать чылбыры» кебек үзе яраткан җырларны яздыра. Татарстанның халык артисты легендар җырчыбыз Гөлсем Сөләйманова аның җырлавына уңай бәя бирә. Тамаша залларында аерым-аерым концертлар бирә кыз. Гаҗәп, Сөембикә апа хәрби-солдат формасыннан аерыла алмый. Сугышта булуы белән бик горурлана, мәктәптә патриотизм темасына дәресләр бирә. Сугышта күрсәткән батырлыклары өчен күп орденнар һәм медальләр белән бүләкләнә.
Сөембикә апа иҗаттан аерылмый, гел җыр сәнгатенә тартыла. Үзе дә сизмәстән җырлар иҗат итә башлый ул. 1956 елда «Кайт инде» исемле җыр туа. Көен дә, сүзләрен дә үзе яза. Аннан соң да алар Рәис Сафиуллин белән шактый җырлар иҗат итәләр. Коеп куйган баянчы да иде әле ул. Өстәвенә, Сөембикә апа рәсем ясарга да яраткан. «Шунысы кызык: урман, елга, күлләрне рәсемгә төшерә башласам, кинәт күңелемә моң тула, әллә каян матур көй, музыка тавышлары ишетелә башлый. Бермәлгә рәсем ясавымнан туктыйм да, кулыма карандаш һәм нота кәгазе алып, әле генә колагыма ишетелгән көйне яза башлыйм», - дип яза Сөембикә Вәлиева үзе турындагы бер истәлектә. Халкыбыз батыр кызы, талант иясе турындагы хатирәләрне яңартып торыр.

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading