16+

Студент буласыбыз килә

Без инде хәзер зурлар - унынчы сыйныфны тәмамлап, унберенчегә күчтек. Әлбәттә, безне барыбызны да бер сорау борчый: кайда укырга, кем булырга? Сыйныфыбызның күпчелеге чит телләр белән кызыксынганга, бу сорауга җавап эзләп, без Филология һәм сәнгать институтының роман-герман филологиясе бүлегенә юл тоттык. Киләчәктә җәмгыятьтә үз урынын табарга теләгән кеше, һичшиксез, чит...

Студент буласыбыз килә

Без инде хәзер зурлар - унынчы сыйныфны тәмамлап, унберенчегә күчтек. Әлбәттә, безне барыбызны да бер сорау борчый: кайда укырга, кем булырга? Сыйныфыбызның күпчелеге чит телләр белән кызыксынганга, бу сорауга җавап эзләп, без Филология һәм сәнгать институтының роман-герман филологиясе бүлегенә юл тоттык. Киләчәктә җәмгыятьтә үз урынын табарга теләгән кеше, һичшиксез, чит...

Без инде хәзер зурлар - унынчы сыйныфны тәмамлап, унберенчегә күчтек. Әлбәттә, безне барыбызны да бер сорау борчый: кайда укырга, кем булырга?
Сыйныфыбызның күпчелеге чит телләр белән кызыксынганга, бу сорауга җавап эзләп, без Филология һәм сәнгать институтының роман-герман филологиясе бүлегенә юл тоттык. Киләчәктә җәмгыятьтә үз урынын табарга теләгән кеше, һичшиксез, чит телләр белергә тиеш. Бу юнәлештә исә иң мәртәбәле уку йорты, әлбәттә, Казан федераль университеты.
Җылы караш белән безне каршы алган чит телләр факультеты деканы Татьяна Пименова, контрастив лингвистика һәм лингводидактика кафедрасы доценты Гөлнара Алеева һәм аларның алдынгы укучылары бу бүлеккә керү, анда уку нечкәлекләре, студент тормышының кызыклы яклары белән тәфсилләп таныштырдылар. Аеруча инглиз һәм алман телләрен белүнең өстенлекләре, укытучы һәм тәрҗемәче һөнәрләренең әһәмияте хакында кызыктырып сөйләделәр. Безнең бу бүлектә мәктәп укучылары өчен оештырылган конференция һәм тел бәйгеләрендә катнашкан бар иде. Безне сөендергәне шул булды: институтның Американистика, Британия һәм Алман культуралары мәркәзләрендә без бу эшчәнлегебезне дәвам итә алачакбыз.
Шулай ук бу очрашуда без Кече Институт оештыра торган дәресләр хакында да белеп кайттык. Әлегә мәктәп укучылары буларак монда укып, үзебезне һәрьяклап сынап та карый алабыз икән. Нәкъ менә бу дәресләр аша без киләчәккә дөрес уку йортын, ә иң мөһиме - җанга ятышлы юнәлешне сайлый алырбыз дип уйлыйбыз.
Экскурсиябезнең азагында без Филология институтының музеенда булдык. Тарих битләре шулкадәр күпне сөйли, уйландыра ки, хәтта узган юлга нәтиҗә ясарга да этәрә. Без ышанабыз, киләчәктә ул битләрдә безнең буын да булыр, чөнки иң зур хыялыбыз - Филология һәм сәнгать институты студентлары булу.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading