16+

Сугыш корбаннары хәтердә

Казан каласында 70 елга якын гомер итүче Рәзифә ханым Корбанова «Шәһри Казан» газетасын яратып укуы хакында сөйләде. Ул аны киләсе елның беренче яртысы өчен дә яздырып алырга ният кылган. Аңа газетада сугыш корбаннары турындагы язмалар бигрәк тә ошый икән. Рәзифә ханымның әтисе немец фашистларына каршы сугышта һәлак булган, тик дистә...

Казан каласында 70 елга якын гомер итүче Рәзифә ханым Корбанова «Шәһри Казан» газетасын яратып укуы хакында сөйләде. Ул аны киләсе елның беренче яртысы өчен дә яздырып алырга ният кылган. Аңа газетада сугыш корбаннары турындагы язмалар бигрәк тә ошый икән. Рәзифә ханымның әтисе немец фашистларына каршы сугышта һәлак булган, тик дистә еллар буена аның кайда башын салганын да белмәгәннәр. Ун ел элек, эзтабарлар аның әтисенең җәсәден тапканнар. Рәзифә ханым инде ун ел буе Мәскәүгә якын булган Тверь өлкәсенең Зубцов дигән шәһәрендә күмелгән әтисе каберенә йөри, аны зиярәт кыла икән. Андагы туганнар каберлегендә Ф.Корбанов дигән сүзне күрү Рәзифә өчен әтисен күрү белән бер инде. Әтисез үскән бала, ичмаса, аның күмелгән җирен күрсәм иде, дип, күпме еллар тилмергән бит...
Рәзифә былтыр да, быел да Ржев янында барган сугышларда ил өчен корбан булган әтисе каберен күрергә барган. Биредә ел саен туганнар каберлегенә күмелүчеләрнең саны арта бара. Быел да 600ләп сугышчының сөякләрен җыеп күмгәннәр. Узган елны да шуннан ким түгел иде ди. Илне саклап миллионнар һәлак булган бит. Кызганыч, бу эшне сугыш беткәч үк эшли алмаганнар, күпләрнең сөякләре әле дә сазлыкларда, ташландык окопларда ята.
Рәзифәгә «Шәһри Казан»дагы бөтен мәкаләләр дә кадерле. Ул моннан 460 ел элек Казанны дошманнардан саклаганда һәлак булганнарны да онытмаска кирәклеген әйтә. Аларга да һәйкәл куярга кирәк, ди.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading