16+

«Сугышлар гына булмасын»

Безнең әби-бабайларның теләкләр теләгән чакта бик еш әйтелә торган сүзе бу. Өлкәннәрдән бу теләк яшь буынга да күчкән. Кайберәүләрдә каһкаһәле елмаю да тудыра. Әмма сугыш дигән афәт юк сүз түгел, була калса, һәркемгә өлеше җитә икәнен бүген үзебез күреп торабыз. Украинадан 128 качак Чаллыга килеп егылдылар. Туган җирләреннән кубарылып, безнең...

Безнең әби-бабайларның теләкләр теләгән чакта бик еш әйтелә торган сүзе бу. Өлкәннәрдән бу теләк яшь буынга да күчкән. Кайберәүләрдә каһкаһәле елмаю да тудыра. Әмма сугыш дигән афәт юк сүз түгел, була калса, һәркемгә өлеше җитә икәнен бүген үзебез күреп торабыз. Украинадан 128 качак Чаллыга килеп егылдылар. Туган җирләреннән кубарылып, безнең...

Татарстан буенча эчке эшләр министры Артем Хохоринның бу атнадагы чыгышын тыңласаң, бездә дә сугыш бара икән дип уйларга була. Быел 156 кешене үтергәннәр, 325 кешегә тән җәрәхәтләре ясаганнар, аларның 65 е вафат - шулай итеп, менә сиңа өзелгән 221 гомер. Башка елларга караганда, башка төбәкләр белән чагыштырганда үтерүләр саны азрак диләр, бәлки, чагыштырмача дөрестән дә азрактыр. Әмма еллык хисапларны карап утырсаң, күңелне бер дә оптимистик хисләр биләми. Бу атнада тагын бер кеше үтерүче гомерлеккә ирегеннән мәхрүм ителде. Универсиаданың соңгы көнендә Дәрвиш­ләр бистәсендә үзе белән очрашып йөргән хатынны һәм аның әти-әнисен үтергән Руслан Хәлимовны гомерлеккә Оренбургның Соль-Илецк шәһәрендәге дәһшәтле «Кара дельфин» колониясенә озаттылар.
Кемнең җиңел кулыннан киткәндер, бездә бит уракны да сугыш белән бәйләп, «битва за урожай» дип атыйлар. «Дошман явы ауган кебек, ава печән пакусы» дип җырлый бит Илһам абзый да. Ярый әле, сыерны танк, сарыкларны БТР белән чагыштырып җырламый, фәләнчә танкны сугымга озаттык, фәләнчә БТР корбан бәйрәменә китте дип сөйлисе булыр иде хуҗалык җитәкчеләренә.
Әмма бер әйбер күңелне кыра. Инде бездә әллә нинди айти-майти парклар ачылып бетте, XXI гасырда яши башлаганга әллә никадәр вакыт үтте, ә менә авыл хуҗалыгы гына һаман да борынгыча яши. Ел саен яз башында семинарга җыелган авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре киңәшмәләрен урысчалатып «Если Всевышний даст дожди, будет хороший урожай» дип тәмамлыйлар. Кем ничек уйлыйдыр, әмма безнең уңыш тулысынча күктәге яңгырга гына бәйле икән, бу инде авыл хуҗалыгы түгел, һәвәскәр бакчачылык дип аталырга тиеш кебек. Бәй, тулысынча «Всевышний»га бәйле икәнбез, нигә тырышырга, бәлки, авыл хуҗалыгы өлкәсен мөфтигә генә тапшырырга да, вәссәлам. Бик җайлы.
Без инде һәр яктан беренче булырга күнеккән идек. Узган атна азагында Татарстанга килгән Россия авыл хуҗалыгы министры Николай Федоров һавадан җиргә төшерде. Дөрес, республика алдынгылар исемлегендә, әмма кайбер күрсәткечләр буенча безне берничә тапкырга алдырган өлкәләр дә бар икән. Мәсәлән, авылга ярдәм күләме буенча, күрше Чувашия күптән алдырган. Без бүген шәхси хуҗалыкларга 37 миллиард сумлык акча кертелгән дип белсәк, аларның 2010 елда 60 миллиард булган.
Казанлыларны да тагын бер җиңү көтә. «Метроэлектротранс» җитәкчесе Әсфән Галәвов киләсе елга «Икеа» кибете янында метроның икенче линиясе төзелә башлая­чак дип куандырды. Казанның меңьеллыгы алдыннан метро төзелә башлагач: «Метро кирәкми, акчаны җиргә күмү ул», - дип бик шаулаган пессимистлар да бүген бик матур гына метрога утырып йөри әле, «Әййем, кирәк түгел, автобус җайлырак», - дип әйткәннәре юк.

Рәмис ЛАТЫЙПОВтан атналык күзәтү

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading