16+

Сусызлык

Әбиләрнең ахырзаман алдыннан халыкның суга тилмерәчәге турында сөйләгәннәрен ишеткәнем бар. Имеш, таулардан эреп аккан алтынны су дип уйлап, аларга таба йөгерерләр, әмма су урынына алтын тапкач, тирән кайгыга батачаклар.

Сусызлык

Әбиләрнең ахырзаман алдыннан халыкның суга тилмерәчәге турында сөйләгәннәрен ишеткәнем бар. Имеш, таулардан эреп аккан алтынны су дип уйлап, аларга таба йөгерерләр, әмма су урынына алтын тапкач, тирән кайгыга батачаклар.

Белмим, бу дөресме-юкмы - тикшерергә теләгем юк. Ике көннән бирле үзебез дә суга тилмерәбез. Алдагы көнне авылга кайткач, кранда су юклыгына гаҗәпләнгән идек. Бүген иртә белән Казандагы фатирыбызда да су бетте бит әле. Рәхәтләнеп юынырмын, дип эшкә килсәм дә, шул ук хәл. Аптыраш! Нишләргә дә белгән юк.
«Су булмаса, шәригать юк», - ди дәү әтием. Авыл җирендә дә рәхәткә ияләшеп, шәһәрдәгечә яшәгән кешеләргә, бигрәк тә картларга авыр инде. Авылыбызда су торбаларын яңадан кертергә җыеналар. Шулай да авыл халкы аптырамый. Һәр урамда кое бар: каралып-сакланып торгач, рәхәтләнеп терлеккә дә, эчәргә дә, юынырга да суны шуннан ташый...
Казанда исә хәл икенчерәк. Су бетсә, бөтен тормышың туктала. Һәркөнне салкын суда коенып чыныгып беткәч, суны бөтенләй өзеп куюлары гаҗәп түгел кебек. Җылы су бетәчәге турында кисәтмәгәннәр иде, инде салкын суны да халыкка хәбәр итеп тормыйча гына өзеп куйдылар. Хәзер хөкүмәтне, эшчеләрне, үз эшләренә салкын карыйлар, дип сүгәргә тотыныр бу, дисезме? Юк! Су беткән чагында үзебезнең дә кимчелекле ягыбызны искә төшердем әле - суны кирәксә-кирәкмәсә дә агызырга күнектек. Су алып битебезне юган арада, кран ачык, чиста су исраф булып агып тора. Бу - безнең каныбызга сеңгән гадәт. Әйбергә кадерсез карау илебез халкының психологияседер инде, мөгаен. Шулай булмаса, иң күп табигый байлыкларга ия булган ил була торып, хәерчелектә яшәмәс идек. Расүлебез Мөхәммәд (с.г.в.) һичбер нәрсәне исраф итәргә кушмаган, хәтта артыгын ашауны да, эчүне дә тыйган. «Һәрбер исраф - хәрам!» - дигән ул бер хәдисендә. Суны да, акчаны да, гомеребезне дә исраф кылабыз икән, яшәебезнең бер мәгънәсе, байлыгыбызның бер бәрәкәте дә булмаячак!
Бензинның кыйммәт булуыннан зарланабыз да, гадәттә, Согуд Гарәбстанын искә төшерәбез: «Бензин анда судан да арзанрак тора!» Әйе, дөрес бу сүз. Үзем барып күреп кайттым, раслый алам. Бензин бәясе судан өч тапкырга юньрәк. Әмма без шушы сүзне әйткәндә суның кадерен киметмибезме икән?! Күз алдына китерик: әгәр бензин бер атна буе беркайда да булмаса, ни була һәм шулкадәр үк вакыт аралыгында беркайда да су булмаса нәрсә?!. Кеше бер атна җәяү йөри ала, әмма бер генә көн дә диярлек сусыз тора алмый.
Эшчеләр, су юлларын төзәтеп, халкыбызга файда китерә торсын, ә без суга булган мөнәсәбәтне үзгәртик әле. Су ул - бәдрәф мичкәсеннән унитазны юып төшерергә кирәкле нәрсә генә түгел. Су - тормышыбызның нигезе һәм без аның, һичшиксез, кадерен белергә тиеш. Тукаебызның шигырен аз гына үзгәртеп, болай диясе килә:
Бармыни бездә краннан аккан су кадерен белү,
Без аны кайдан белик, мескен, бетеп аңлатмагач?!
...Үтереп су эчәсе килә. Кибеткә чыгып берәр шешә минераль су алып кермичә булмас. Нишлисең, чәйнеккә салырга суым да беткән иде шул.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading