16+

Табак сиңа, савыт миңа...

Бер ир хатыны белән аерылышкан. Балаларының хатыны белән калуларына да карамастан, ул, барлы-юклы мал-мөлкәтләренең зуррагын үзенә калдыру нияте белән, судка милек бүлешү турында гариза тапшырган. Бүлешү өчен төзегән исемлеккә бөтен йорт кирәк-яракларын диярлек кертеп, һәркайсының бәяләрен арттырып язган. Шулар бәрабәренә ул уртак бакчаларын алырга теләвен белдергән. Билгеле инде, «үзенә булачак»...

Табак сиңа, савыт миңа...

Бер ир хатыны белән аерылышкан. Балаларының хатыны белән калуларына да карамастан, ул, барлы-юклы мал-мөлкәтләренең зуррагын үзенә калдыру нияте белән, судка милек бүлешү турында гариза тапшырган. Бүлешү өчен төзегән исемлеккә бөтен йорт кирәк-яракларын диярлек кертеп, һәркайсының бәяләрен арттырып язган. Шулар бәрабәренә ул уртак бакчаларын алырга теләвен белдергән. Билгеле инде, «үзенә булачак»...

Бер ир хатыны белән аерылышкан. Балаларының хатыны белән калуларына да карамастан, ул, барлы-юклы мал-мөлкәтләренең зуррагын үзенә калдыру нияте белән, судка милек бүлешү турында гариза тапшырган. Бүлешү өчен төзегән исемлеккә бөтен йорт кирәк-яракларын диярлек кертеп, һәркайсының бәяләрен арттырып язган. Шулар бәрабәренә ул уртак бакчаларын алырга теләвен белдергән. Билгеле инде, «үзенә булачак» бакча бәясен, бакчачылар оешмасы рәисен яхшы гына сыйлап, киресенчә, бик түбән бәяләткән. Судья, мондый хәлләрне күп тапкырлар күзәткән кеше буларак, гаризаны укып чыгу белән, эшнең нидә икәнлеген абайлап алган һәм, суд утырышын ачып, йорт милке һәм бакча бүлү эшләренең аерым-аерым каралачагын белдергән.
Исемлек буенча иң беренче, балалар бүлмәсендәге ике караватны бүлешү турында сүз чыккан. «Боларны ирегезгә бирәсезме, әллә үзегезгә калдырырга телисезме?» - дип, хатыннан сорый икән судья. «Аңа булсын, балалар үстеләр, инде ул караватларга сыймый да башладылар», - дигән хатын. Иске телевизорны да ул: «Иремә бирегез, милек исәбенә кертмәгез, иске инде ул», - дигән. «Юк, - дигән судья, - үзе бәяләгәнчә бирәбез». Бүлешә торгач, савыт-сабаларны гына хатын үзенә калдыруны сораган: «Ирем йортка әйбер алган саен тавыш куптара иде, шуңа ул савыт-сабаларның әле рәхәтен дә күргәнебез юк. Үзе киткәч, балалар белән иркенләп тотар идек», - дигән хатын. «Әле савыт-сабаларның кайберләре исемлеккә керми калганнар, көн дә тота торган чынаяклар да бар иде әле», - дип, ир сүз кузгаткач, судья, сабырлыгын югалтып: «Торып басыгыз, иптәш! Балаларыгызны тудырып үстергән хатыныгыз белән табак-савыт бүлешергә ничек оялмыйсыз?» - дигән һәм, утырышның кичектерелүен белдереп, залны бушатырга боерган. Һич кирәксез «мал»ның суд карары буенча үзенә тиясен аңлаган ир өчен, билгеле, суд утырышы нәтиҗәсез калмаган. Ир инде, әлеге утырыштан соң, бакчаның да, шул ук бакчачылар оешмасы әгъзасы буларак, тулы хокуклы хатынына калачагын һәм үзе махсус түбәнәйткән бакча бәясенең яртысы күләмендә генә акча тиясен белгәч, гаризасын кире алып, кабат судлашып йөрмәгән. Тик бу хәлләрне күзәтеп, авыр кичергән балалары хөрмәтеннән дә ата кеше инде мәхрүм калган.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading