16+

Табиблар – агымга каршы йөзүче корабка тиң

Туганымның вафатыннан соң, аның авыру улы Илдус минем тәрбиядә калды. Исән чагымда аны тиешенчә карарга дип үз-үземә сүз бирдем. Үземә операция кичерергә туры килсә дә, Илдусны читкә тибәрмәдем. Ул инде җиткән ир-ат. Шуңа да карамастан, аны күтәрәм дә, ашатам да, кадерләп тәрбияләргә тырышам. Аның өчен нык борчылам да.

Табиблар – агымга каршы йөзүче корабка тиң

Туганымның вафатыннан соң, аның авыру улы Илдус минем тәрбиядә калды. Исән чагымда аны тиешенчә карарга дип үз-үземә сүз бирдем. Үземә операция кичерергә туры килсә дә, Илдусны читкә тибәрмәдем. Ул инде җиткән ир-ат. Шуңа да карамастан, аны күтәрәм дә, ашатам да, кадерләп тәрбияләргә тырышам. Аның өчен нык борчылам да.

Вакыт-вакыт балам (минем өчен ул һәрчак бала булып кала) Бехтерев исемендәге Республика клиник психиатрия хастаханәсендә дәваланып чыга. Бу юлы ул хастаханәдә чакта, өянәге кузгалгач, реанимациягә күчергәннәр. Баламны шундый авыр хәлдә күреп, үзем бер кат үлеп терелгәндәй булдым. Илдус янында тагын берәү ята. Кул, аягы каралган, ябык кына гәүдәле бу кешенең авыр сулаганын күреп, куркып ук киттем. «Иртәгәдән калмый, үлә инде бу», - диючеләр дә булды. Хастаханәдән кайтып киткәч тә, күңелемнән китмәде ул: үлдеме икән? Туганы бармы? Исән калырга өмете юк идеме икәнни?..

Берничә көннән Илдусны күрергә дип килгәч, ни күрим: бер төркем табиблар, медицина хезмәткәрләре теге үлем хәлендәге кеше тирәсендә бөтерелә. Кайсы ясалма сулыш бирә, кайсы укол кадый. Тырыша торгач, теге кешене коткарып калдылар. Табибларның эше ни дәрәҗәдә җаваплы, катлаулы икәнен шул чакта тагын бер кат аңладым. Мин ул авыруны белмәсәм дә, кеше гомерен саклап калулары өчен табибларга зур рәхмәтемне әйттем. Шул вакытта, хастаханәнең баш табиб урынбасары Фәнис Кашапов белән таныштык. Фәнис Алмаз улы бик итагатьле, акыллы, тәҗрибәле табиб булып чыкты. Минем хәлемә керде. Гозеремне игътибар белән тыңлады. Мин исә, теләсә кайсы әни кебек үк, Илдусымны терелтсеннәр, аңа карата битараф булмасыннар иде, дип үтендем. Хәер, монда авыруларны язмыш кочагына ташламыйлар. Тиешенчә дәвалыйлар. Илдус та, берничә көн дигәндә, кашыктан ашый башлады. Соңгы килүемдә хәтта аякка да басты. Хастаханәнең баш табибы Фәрит Җиһаншин җитәкчелегендәге персоналга: бүлек мөдире Надежда Усановага, табибларга, шәфкать туташларына һәм мине аңлаганы өчен, баш табиб урынбасары Фәнис Кашаповка чиксез рәхмәтемне белдерәм. Биредә эшләүчеләрне мин агымга каршы йөзүче корабка тиңлим. Бар каршылыкларны җиңеп, үлем белән көрәшәләр алар. Һәр инвалидка күрсәткән кадер-хөрмәтләре үзләренә игелек булып кайтсын.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading