16+

Табиблар нигә җитми?

Казан сырхауханәләрендә табиблар җитми, бигрәк тә терапевтларга кытлык, дип зарлана халык. Андагы ыгы-зыгы, тавыш, канәгатьсезлек, усал карашлар… Авыруларны дәваларга аерым белгечлек табиблары булмаса да, хирурглар җитәрлек. Моның сәбәбе - аларның башкаларга караганда хезмәт хаклары яхшырак булгангадыр, мөгаен.

Шифаханәләр бик күп заманча җиһазлар белән тулыландырылды, ләкин алардан бөтен кеше файдалана алмый.
Нигә совет хакимияте елларында табиблар җиткән, хәзер җитми? Моңа хөкүмәтебез үзе гаепле түгелме? Россиядә үзгәрешләр кертәбез, дип, тәртиптә булган тармакның «казанын» болгаталар. Хәзер медицина өлкәсендә шәхси сырхауханәләр барлыкка килде. Нәтиҗәдә яхшы белгечләр «шәхси»ләргә качып бетте. Хәзер инде табибларны ничек кире кайтарырга дип баш ваталар. Ләкин уч тутырып акча биргән хуҗадан табибларның китәсе килми.
Бәлки шәхси сырхауханәләр, атнага 2-3 сәгать артыграк эшләп, хөкүмәтнекеләрнең эшен бераз җиңеләйтер. Әгәр эшләр болай барса, дәүләт сырхауханәләре таралып бетәчәк, шуңа бөтен табибларның да хезмәт хакларын арттыру ягын да карарга кирәк. Табиб авыруны 15 минут кабул итәргә тиеш, ә чынлыкта исә биш минутта карыйлар. Аларның үз вазифаларына салкын каравы аркасында, тагын гади халык нужа чигә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading