16+

Табигатьне сакларга өйрәнәбез

Экология дөньякүләм әһәмиятле, мөһим мәсьәләләрнең берсе булып тора. Киләчәк буын язмышын фән-техника казанышлары түгел, ә җир-суларның экологик торышы хәл итәчәк, җитештерү эшчәнлегенең тизлеге арткан саен,экологик проблемалар күбәя бара.

Табигатьне сакларга өйрәнәбез

Экология дөньякүләм әһәмиятле, мөһим мәсьәләләрнең берсе булып тора. Киләчәк буын язмышын фән-техника казанышлары түгел, ә җир-суларның экологик торышы хәл итәчәк, җитештерү эшчәнлегенең тизлеге арткан саен,экологик проблемалар күбәя бара.

Табигатьнең кеше тормышындагы әһәмияте искиткеч зур. Укучыларны табигатьне сакларга, агачлар утыртырга, хайваннар үрчетергә, һаваны пычратмаска, урманнарны, үсемлекләрне, җәнлек-җанварларны юк итмәскә өйрәтү бик мөһим.
Без - Казан шәһәренең Совет районындагы 15 нче мәктәбе 3б сыйныфы укучылары шәһәр Балалар экология-биология үзәге белән элемтәдә торабыз. Шәһәр, республика күләмендә үткәрелә торган «Кошларны саклау көне», «Табигать көзгесе», «Кышкы матурлык», «Кышлаучы кошлар», «Туган җирем - Татарстан» кебек чараларда актив катнашабыз. Шулай ук без шәһәр балалар экология-биология үзәгенә экскурсияләр барышында һава үзгәрешләренә игътибар итү, үсемлекләрне һәм бөҗәкләрне тышкы кыяфәтенә карап танырга, табигать кочагында үзеңне дөрес тоту, җир-суны пычратмау, яшеллекне һәм җан ияләрен саклау кирәклеген төшендерү, табигатькә - мәхәббәт, үсемлекләргә, төрле җан ияләренә сакчыл караш тәрбияләү максатын куябыз.
Бу укучыларга табигатьне яхшырак аңларга ярдәм итә, аларның уйлау, фикерләү дәрәҗәсен дә камилләштерә.
Йомгаклап, шуны әйтәсем килә: табигатьнең гүзәллеген тоя белгән, аның кирәклеген аңлаган миһербанлы, кешелекле балалар тәрбияли алсак иде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading