16+

Табылдык

Әгәр көтмәгәндә-уйламаганда кулыгызга 15 мең сум акча килеп керсә, нәрсә эшләр идегез? Аны үзегездә калдырыр идегезме, әллә хуҗасына кире кайтарып бирер идегезме?

Табылдык

Әгәр көтмәгәндә-уйламаганда кулыгызга 15 мең сум акча килеп керсә, нәрсә эшләр идегез? Аны үзегездә калдырыр идегезме, әллә хуҗасына кире кайтарып бирер идегезме?

Күптән түгел генә әнә шул сорауга җавап эзләдек әле. Тапкан акчаны җиңел генә үзеңдә калдырып булмый икән ул. Кем әйтмешли, гөнаһысыннан куркасың.
Азнакайдан туганнарыбыз килгән иде. Гаиләләре белән базарга чыгып киттеләр болар. Улларына куртка да алганнар. Базардан кайткач, ашап-эчеп алдылар да, әтисе белән улы кибеткә чыгып китте. Бераздан әйләнеп тә кергәннәр. Үзләре көлә. «Чыккач, яңа куртка кесәсенә кулымны тыгып карасам, 15 мең сум акча килеп чыкты. Сатучы салып торгандыр да оныткандыр инде», - ди Рамил. Әнисенең күзләре яна башлады. «Хәзерге заманда беркем дә акчаны кайтарып бирми инде. Үзеңдә калдырырсың», - ди. «Юк инде, әгәр аны хуҗасына тапшырсам, минем барысы да яхшы булачак. Укуымда да уңыш көтәчәк, фатир да тиз генә табылачак. (Рамил быел беренче курска укырга килде. Арендаларга фатир эзләп йөргән көннәребез иде. - Авт.) Иртәгә үк кире илтәбез», - дип кырт кисте Рамил. Шуннан соң, барыбыз да уйга калдык. Әгәр безнең белән шулай килеп чыкса, акчаны нишләтер идек икән? Шунысы кызык, беребез дә кистереп: «Үземдә калдырыр идем», - дип әйтмәде. 15 мең сум табып, аннан да күбрәген югалтсаң? Аннан соң, кеше хакы дигән нәрсә дә бар бит. Бәлки ул теге сатучының көне буе эшләгән хезмәт хакыдыр? Аның рәнҗеше төшсә, нишләрсең? Урам уртасыннан табып алынган акча булса, бәлки башкача да уйлаган булыр идек. Ә монда, хуҗасы кем икәнен белә торып...
Кыскасы, әнә шулай уйлаштык-сөйләштек тә, икенче көнне акчаны илтергә киттек. Безне әллә кайдан ук күреп-танып алды сатучы. Көткәнлеге күзләреннән күренә. Ә үзенең авызы колакта бичараның. «Мин сезнең киләчәгегезгә ышандым. Якын-тирәдәге сатучыларның һәммәсе дә: «Көтмә инде син аларны. «Очты» акчаларың», - диде. Аларга: «Менә күрерсез, алар киләчәк», - дидем һәм көттем», - ди. Рәхмәт йөзеннән, Рамилгә 5 мең сум акча да бирде. Шулай итеп, 2500 сумга алган куртка бушка чыкты һәм тагын берничә кием алырга җитте әле. Саубуллашып китеп барганда, яныбызга икенче бер сатучы килде. «Без сезне килерсез дип уйлап та карамадык. Ә Сәет (куртка саткан сатучы) киләчәгегезгә шикләнеп тә карамады», - дип, баш чайкап озатып калды.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading