16+

Ташламасыз калдырдылар

Тынычлык бистәсендә карчык белән икәү генә яшәп ятабыз. Балаларның үз гаиләләре. Миңа хәзер 85 яшь. Безнең буын сугыш вакытында күргән авырлыкларны дошманга да күрсәтмәсен. Фронтка ипи үстерәбез, эшкәртеп озатабыз. Үзебез ач-ялангач, эшләгән өчен ипи бирмиләр, бер кесә ашлык урласаң, 10-12 елга ябып куялар. Без шулай хайван кебек үлән ашап көн...

Совет хөкүмәте шуларны искә алыптыр, безне сугышта катнашучылар белән тигез күрде. «Участник войны», «тыловик» дигән ташлама бар иде, салымнарны 50 процент кына түли идек. Ә хәзер бездән бар салымнарны да 100 процент түләтәләр. Көн саен диярлек бәяләр артып тора, телевизордан, миллиардлар урланган, дип сөйлиләр. Имеш, кем икәнен белмиләр. Минем карчык, гомер буе эшләп, 4-5 мең сум пенсия ала. Бер көн эшләмәгәннәр исә аннан күпкә артык алалар. Шуны хөкүмәт күрә бит, нишләп аз алучыларга өстәмиләр? Халыктан көлүләренә түзәрлек түгел. Шәһәр халкы - корал белән, авыл халкы азык-төлек белән тәэмин итмәсә, без Ватан сугышында дошманны җиңә алмый идек. Ни өчен безнең ташламаны тартып алдылар? Мәскәү «тыловиклары» нишләп дәшмиләр икән?

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading