16+

Татар календаре нигә чыкмый?

Соңгы 3-4 елда заманында бөек галим, мәгърифәтче Каюм Насыйри тарафыннан ук төзеп калдырылган, матур, җыйнак кына, бите ертып алына торган татар календаре китап кибетләреннән юкка чыкты. Сатучылар да сәбәбен аңлата алмыйлар моның. Аны үзен татар дип санаган һәр гаилә ала иде. Дөрес, хәзер «Акчарлак», «Юлдаш» кебек шәхси газеталар татарча календарьлар...

Татар календаре нигә чыкмый?

Соңгы 3-4 елда заманында бөек галим, мәгърифәтче Каюм Насыйри тарафыннан ук төзеп калдырылган, матур, җыйнак кына, бите ертып алына торган татар календаре китап кибетләреннән юкка чыкты. Сатучылар да сәбәбен аңлата алмыйлар моның. Аны үзен татар дип санаган һәр гаилә ала иде. Дөрес, хәзер «Акчарлак», «Юлдаш» кебек шәхси газеталар татарча календарьлар...

Соңгы 3-4 елда заманында бөек галим, мәгърифәтче Каюм Насыйри тарафыннан ук төзеп калдырылган, матур, җыйнак кына, бите ертып алына торган татар календаре китап кибетләреннән юкка чыкты. Сатучылар да сәбәбен аңлата алмыйлар моның. Аны үзен татар дип санаган һәр гаилә ала иде. Дөрес, хәзер «Акчарлак», «Юлдаш» кебек шәхси газеталар татарча календарьлар чыгаралар. Китап формасындагы дини календарьлар да басыла. Әмма алар берсе дә элеккеге татар календаре түгел шул инде. Халык гомер буе файдаланган татар календарена мохтаҗлык кичерә. «Парк Хаус» кебек супермаркетларда Петербургта, Воронеж һәм Костромада басылган татар календарена охшаган, әмма рус телле календарьлар өелеп торды. Әле хәзер дә шунда яталар. Дагыстанда чыккан «Мусульманский календарь» да бар. Бәясе дә 20 сум гына. Әмма алар берсе дә безнең Татарстан зонасына яраклы түгел. Кояш, ай чыгу, бату вакытлары да туры килми. Татар тарихына, милләтенә багышланган язмалар да юк анда. Әллә инде Гаяз Исхакый әйтеп калдырган инкыйраз якынлашамы, татар милләте бетүгә барамы? Менә безнең йортта гына да шактый олы яшьтәге, русча килде-китте генә белә торган татарлар киосктан русча газета алып укып йөргән булалар. Ә яшьрәкләре гаиләдә русча гына сөйләшүне хуп күрә. Татарстанда төрле нәшриятлар күп бит, татар календарен төзеп чыгарырлык галимнәр дә бардыр әле. Йөзләгән исемдә газета-журналлар чыгып тора бит югыйсә. Гомер буе яратып кабул ителгән татар календарен чыгаруны да яңартсалар, халык бик канәгать һәм рәхмәтле булыр иде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading