16+

Татарстан бердәм өммәт яшьләрен җыя

9 июньнән 15 июньгә кадәр Татарстан Республикасында VII Мөселман яшьләре фестивале үтәчәк. Әлеге чарага Россиянең 17 төбәгеннән 150гә якын яшь мөселман килер дип көтелә. Бу төбәкләр арасында Башкортстан, Мәскәү, Пенза, Саратов өлкәләре, Чувашия, Мари Эл республикалары һ.б. да бар.

Татарстан бердәм өммәт яшьләрен җыя

9 июньнән 15 июньгә кадәр Татарстан Республикасында VII Мөселман яшьләре фестивале үтәчәк. Әлеге чарага Россиянең 17 төбәгеннән 150гә якын яшь мөселман килер дип көтелә. Бу төбәкләр арасында Башкортстан, Мәскәү, Пенза, Саратов өлкәләре, Чувашия, Мари Эл республикалары һ.б. да бар.

Фестивальнең максаты - Россия территориясендә чәчелеп яшәүче мөселман яшьләрен берләштерү, мөһим мәсьәләләрне бергә хәл итү өчен үзара эшлекле элемтәләрне җайга салу. «Фестиваль тәҗрибә уртаклашу, күптөрле проектларны чынга ашыру белән беррәттән, мөселман яшьләренә танышу-кавышу өчен дә яхшы урын. Мәсәлән, үткән фестивальдә танышып киткән парыбыз хәзер инде бер гаилә булып яши», - диде «Татмедиа» басма һәм массакүләм коммуникацияләр буенча республика агентлыгында үткән матбугат конференциясендә «Идел» яшьләр үзәге директоры Ләйсән Төхфәтуллина.
«Мондый чаралар бүген - мөселманнарны террорчылык кебек яман күренеш белән янәшә куеп караган вакытта - бигрәк тә кирәк. Чөнки төрле төбәкләрдән килгән яшьләр чара барышында динебезнең гүзәллеген һәм миһербанлылыгын күрә алачак», - дип аңлатты Татарстан мөфтие урынбасары Нияз хәзрәт Сабиров.
Фестиваль чаралары Болгар һәм Казан шәһәрендә үтәчәк. Программада дискуссияләр,
Россия мөселманнары өчен әһәмиятле мәсьәләләрне тикшерүгә юнәлтелгән түгәрәк өстәлләр, семинарлар, Ислам буенча конкурс һәм гамәли дәресләр, дин әһелләре белән очрашулар, Болгар һәм Казан шәһәре буйлап экскурсияләр каралган. Шулай ук кызлар өчен махсус дәресләр, осталык дәресләре дә оештырылачак:
Россия Федерациясе һәм Татарстан Мөслимәләре берлеге рәисе Наилә Җиһаншина, дизайнер Ләйсән Хаҗиева үзләренең тәҗрибәләре белән уртаклашачак. Болар барысы да мөселманнарга үзләрен бердәм өммәт итеп хис итәргә, үсеш перспективаларын тикшерергә мөмкинлек бирәчәк.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading