16+

Татарстан Президентының сыйныфташы: «Рөстәм арабызда яшь буенча иң кече булса да, барыбыздан да олы булды»

Татарстан Президентының сыйныфташы: «Рөстәм арабызда яшь буенча иң кече булса да, барыбыздан да олы булды»

Рөстәм Миңнехановның сыйныфташы Фәния Латыйпова (27 ел Саба районы хакимиятендә статистика бүлегендә хезмәт иткән):
- Рөстәм белән балалар бакчасыннан бирле таныш без. 1963 елда бергә беренче сыйныфка бардык. 22 укучы идек. Лесхоз мәктәбен тәмамлаганнан соң, Сабага 19 бала укырга килдек. Үзебез тулы бер класс диярлек. Ул вакытта балалар күп иде. Без "Е" классы булып укыдык. Балачакта барыбыз да бертөсле булдык инде. Физкультура дәресен бик яраттык. Кызлар малайларга каршы футбол уйный идек. Хәзер дә дартс уенында актив катнашам, ату буенча ярышларга йөрим әле. Башлангыч сыйныфларда класс белән театр куйган чаклар истә. "Беренче театр"ны уйнаган идек. Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Бәнәнә апа Садыйкова ( 92 яшьлек укытучы бүген Лесхоз битәсендә яши) ана телен яраттыру өчен әсәрләрне шулай сәхнәләштерә иде. Лесхоздан Сабага ул вакытта туры юл юк. Бөркәүле йөк машинасына төялешәбез дә (үзебезчә аны "такси" дип йөртә идек), Иштуган авылына кадәр киләбез. Аннан Шәмәрдәнгә, анда ашханәдә җылынып алганнан соң, Сабага юл тотабыз. 60 чакрымга якын юл узарга туры килә иде. Иртәнге сәгать биштә торып, кышкы бураннарда укуга барулар рәхәт булмагандыр инде, шулай да ул чаклар күңелле мизгелләр булып саклана. Йөк машинасында бергәләп җырлап бара идек. Актив, дус булдык. Юллар салынгач, велосипедта да йөрдек. Рөстәм аеруча чаңгыда йөрергә яратты. Аның фотоаппараты бар иде. Ул гел төрле күренешләрне фотога төшергәнен хәтерлим. Интернатта торганда да бердәм булдык. Егетләр утын ярырга булышалар, карларны көриләр. Кызлар аш-су өлкәсендә ярдәм итәләр. Рөстәм арабызда яшь буенча иң кече булса да, барыбыздан да олы булды. Аның өчен бик сөенәбез. Классыбыздан Президент чыгу безнең өчен зур шатлык. Мәктәпне тәмамлаганга 15 ел булдымы икән, Лесхозда халык «Карпат» тавы дип йөрткән бер бик матур елгалы урында сыйныфташлар белән очраштык. Ул чакта Рөстәм премьер-министр иде әле. Бик гади сөйләште, рәхәтләнеп мәктәп елларын искә алдык. Сабантуйларында күрешкәч тә, ачык сөйләшә.

Илдар Мөхәммәтҗанов фотосы

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading