16+

«Татарстан» радиосы – гомер юлдашым

«ШК» газетасының 21 июнь санында Фоат Галимуллинның «Татарстан» радиосын (чыбыклы радионы) саклап калу кирәклеге турындагы күләмле язмасын зур кызыксыну белән укыдым. Фоат дусның чыбыклы «Татарстан» радиосын саклап калу, аның эшчәнлеген бетермәү кирәк дигән фикеренә мин дә кушылам. Бу радио Татарстан халкының тыныч, имин яшәү шарты.

«Татарстан» радиосы – гомер юлдашым

«ШК» газетасының 21 июнь санында Фоат Галимуллинның «Татарстан» радиосын (чыбыклы радионы) саклап калу кирәклеге турындагы күләмле язмасын зур кызыксыну белән укыдым. Фоат дусның чыбыклы «Татарстан» радиосын саклап калу, аның эшчәнлеген бетермәү кирәк дигән фикеренә мин дә кушылам. Бу радио Татарстан халкының тыныч, имин яшәү шарты.

Мин 1940 елда Татарстанның элеккеге Красный Бор (хәзер Әгерҗе) районы Рыс авылында туып үскән малай. «Татарстан» радиосы ул - минем гомер юлдашым. Беренче тапкыр бу радионы кайчан ишеткәнемне төгәл әйтә алмыйм. Чөнки авылыбызда электр уты 1964 елның җәендә генә көйләнә башлады. Халыкта радио булмады. Без үсмер балалар «Татарстан» радиосын, бигрәк тә Казаннан кичке концертларны тыңларга авыл «избачы»на - уку йортына бара идек. Әлбәттә, озакка түгел. «Избач»ларга, клубларга йөрергә безгә 7 нче сыйныфта укыганда гына бераз рөхсәт ителде әле. Армиядә хезмәт иткәндә дә «Татарстан» радиосы тапшыруларын сагына идем. Сухумида да, Потида да, Мурманск өлкәсендә Рыбачий ярымутравында булганда да «Татарстан» радиосы тапшыруларын тыңларга тырыша идем. Ә Кировта 10 ел хезмәт чорында «Татарстан» радиосын рәхәтләнеп тыңладым.
1986 елдан Казанда яшим. Чыбыклы радио фатирымда һәр көнне иртәнге 6дан төнге 1гә кадәр сөйләп тора. Чөнки ул минем аерылмас юлдашым, чын дустым. Мин көндез телевизорны кабызмыйм да.
Радио, телефоннарның тыныч вакытта да, башка очракларда да кирәклеген халык та, хөкүмәт тә аңласын иде. Мәсәлән, көтелмәгән, гадәттән тыш хәлләр була калса, халыкка, илгә бу хактагы белдерүне «Татарстан» радиосы җиткерә ала, чөнки ул һәрчак эшли, һәрчак әзерлек режимында. Нинди генә көтелмәгән очрак булса да, чыбыклы радио 2 минут эчендә эшкә әзер. Бу яктан «Татарстан» радиосына тиң булырлык радио юк әле Татарстанда.
Соңгы елларда чыбыклы радионы Казан шәһәрендәге дәүләт органнары, оешмалары да өзделәр. Күпчелек халык та бу радиоалгычлардан «арына». Район-авылларда ул бөтенләй юктыр инде. Ә булырга тиеш!

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading