16+

«Татарстан» радиосы яшәргә тиеш

«Шәһри Казан» газетасының 66 нчы санында «Радионың соңгы көннәре» дигән мәкаләсендә журналист Олег Платонов чыбыклы радиотапшыруларның тукталачагы турында мәгълүмат бирә. «Чыбыклы тапшыруларның рентабельлелеге түбән булуы аркасында, аларны үстерү, төзекләндерү һәм яңартуга бюджетта финанс чаралары каралмаган», - дип яза журналист. Бу дөреслеккә туры килми. Журналист язганча, Татарстанда чыбыклы радионы кулланучылар 160...

«Шәһри Казан» газетасының 66 нчы санында «Радионың соңгы көннәре» дигән мәкаләсендә журналист Олег Платонов чыбыклы радиотапшыруларның тукталачагы турында мәгълүмат бирә. «Чыбыклы тапшыруларның рентабельлелеге түбән булуы аркасында, аларны үстерү, төзекләндерү һәм яңартуга бюджетта финанс чаралары каралмаган», - дип яза журналист. Бу дөреслеккә туры килми. Журналист язганча, Татарстанда чыбыклы радионы кулланучылар 160 меңгә якын. Мәкаләдә күрсәтелгәнчә, һәр кулланучы 25 сум акча түли икән, бу айга 4 миллион сум акча җыела дигән сүз. Ә елга - 48 миллион!
Аннары килеп, чыбыклы радиотапшыруларны туктату кулланучыларның хокукларын бозу була, минемчә. Бу турыда «Роспотребнадзор»га мөрәҗәгать итәргә кирәктер. Алар кулланучыларны якларга тиеш. 160 мең кулланучы - бу бит бер зур шәһәр халкы.
«Татарстан» радиосы тапшыруларында без яңалыклар белән танышабыз. Төрле концертлар, әдәби-музыкаль тапшырулар тыңлыйбыз, читтә яшәүче милләттәшләребезнең хәлләре белән танышабыз. 4-5 июльдә чыбыклы радиодан татарча тапшырулар булмады. Россия радиосы тапшырулары гына булды, ә анда яңалыклар көне буе бер төрле. Кайда машиналар бәрелешкән, кайда поезд мәтәлгән, кайда самолет егылып төшкән, кайда су баскан һ.б. Көне буе шул. 6 июльдә чыбыклы радиодан татарча да, русча да тапшырулар булмады. 11 июльдә 11 сәгать 5 минутта чыбыклы радиодан тапшыру кинәт тукталды. Бу инде чыбыклы радионың үлемедер дип уйлаган идем. 12 июльдә көндезге 1 нче яртыда, Аллага шөкер, тапшырулар башланды. Озаккамы бу? Әллә үлем алдыннан тартышумы? Әллә кулланучыларны чыбыклы радиодан читләштерергә тырышуларымы?

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading