16+

Татарстандагы кеше ашаучылар турында шаһит язмалары

Күпләргә данлыклы «Бәкер» шифаханәсе аша таныш Бәкер авылы бар. XVIII гасыр уртасында Әбүбәкер Солтанов дигән кеше нигезләгән авыл. Бәкер картның нәселе бик зур һәм бүген дә ярты авыл аның дәвамчылары дияргә була.

Татарстандагы кеше ашаучылар турында шаһит язмалары

Күпләргә данлыклы «Бәкер» шифаханәсе аша таныш Бәкер авылы бар. XVIII гасыр уртасында Әбүбәкер Солтанов дигән кеше нигезләгән авыл. Бәкер картның нәселе бик зур һәм бүген дә ярты авыл аның дәвамчылары дияргә була.

Авылның кулъязма тарихы барлыгы турында картлар әйткәли иде, тик күпме эзләп тә, аның эзенә озак еллар төшә алмадым. Күпләр фикеренчә, әлеге тарих 60нчы елларда укмы, 1976 елда Иске Иштирәк мәктәбе янгандамы юкка чыккан дип саналып килде. Ләкин бер классикның «кулъязмалар янмый» дигән гыйбарәсе дөрес булып чыкты.
Иске Иштирәк авылы тарихы буенча материаллар туплап йөргәндә, миңа шул авылның мәктәп директоры, Бәкер авылы кешесе Әсгать Малик улы кулъязма һәм аның шактый тулы булган тәрҗемәсе язылган дәфтәр тапшырды. Дәфтәрдәге искәрмәләргә караганда, ул заманында Сибгать Насыйбуллин кулында булган. Сибгать аны тәрҗемә дә итеп караган, аннан дәфтәр Керкәле авылы кешесе Җәүдәт ага Һилаловка эләккән һәм ул 1991 елны кулъязманы шул чактагы мәктәп директоры Талия Бәдретдиновага тапшырган. Кулъязманың төп нөсхәсе түгел бу, ә 1983 елда Хәниф мулла улы Фуат ага Вилданов күчереп язган нөсхә. Әлбәттә, 1928 елда Кәшшәфетдин мулла Бакиров хәтердән язган тарихта кайбер төгәлсезлекләр бар. шул ук вакытта кулъязма тарих безгә бернинди архивлардан алып булмаган мәгълүматны бирә.

Гарәп хәрефләре белән язылган кулъязманы Айдар Гайнетдинов кириллицага күчерде. Кулъязманы җентекләп өйрәнсәң, тарихны язучы Кәшшәфетдин мулла шәхесе бик кызыклы яктан ачыла. XIX гасыр азагы татар интеллигенты - Кәшшәф мулла турында шулай дияргә була: тормыштагы бар нәрсә белән кызыксынып, һәр нәрсәгә үз карашы булган, патша сәясәте белән дә кызыксынган, ул чорда чыккан «Тәрҗеман» газетасын да яздырып алган бер кеше булган ул. Үзе Чыршылы мәдрәсәсендә Ризаэддин Фәхреддиновта укыган. Соң язмышы - аяныч, репрессиягә эләгеп сөргенгә озатыла. Йортына хезмәтчеләре хуҗа була. Сүз уңаеннан, Бәкердә, Кәшшәф мулланың нигезе, ул салдырган таш келәтләр бүген дә тора әле... Тарих шактый зур, шуңа күрә, бүгенге язмада аның кайбер өзекләренә генә тукталасы иттем. Әйтик, Кәшшәфетдин үзе шаһит булган 1921 елгы ачлык галәмәтләренә, мәчетләр салыну тарихына, кайбер муллалар турындагы кызыклы мәгълүматка. Бүген тарих белән кызыксынучылар байтак. Бәлки әлеге язма кемнәргәдер кызыклы тоелыр. Тере истәлек ич бу. Шул ук Фатыйх Туйкин турында, мәсәлән. Хәер, башкалары да...
* * *
«...Мөхәммәдфатих Мөхәммәдзакир улы Туйкин турында. Зәй Каратайдан килде. Ул укытучы булып эшләде. 1920 елның 13-14 февралендә ерткычларча үтерелә. Бу кеше шушы елда совет хөкүмәте тарафыннан безнең авылга рәсми укытучы булып килгән иде. Гаять гүзәл холыклы, гыйлеме дә аз түгел иде. Мәхкәмәи шаргыядән имам хатыйп мәдрәсәсеннән алган шәһадәтнамәсе дә бар иде. Әткәсе Мөхәммәдзакир мөәзин иде. Ошбу Фатих 1920 елны 13-14 февраль көнне совет хөкүмәтенә каршы чык­кан сәнәкче яки чапанчылар тарафыннан ошбу Бәкер авылында бик җәфаланып атып үтерелде һәм тиреслеккә илтеп ташланды. Сәнәкче отряд дигәннәре кемнең коткысы беләндер Каратай, Чүти, Куакбаш авылларыннан җыелган шарлатан вә хулиганнар иде. Үзебез дә ошбу отряд фетнәсеннән көч-хәл белән генә калдык. Укытучы Факихә кызыбыз да көчкә котылып калды. Фатих мәрхүм тиреслеккә ташлангач кич караңгы булганчы шунда ятып караңгыда йортка кайтарып куелды. Икенче көнне аны күмәргә никадәр халык тәшдик ителсә дә, куркулары, фетнәләнүләреннән куркып күмүче булмады. Нихаять ошбу көнне ясигъ­тан соң үземнән башка 2 кеше белән хөрмәтләп җеназа укып күмдек. Кабере Бәкер каберлегенең җәнүб шәрык (көньяк-көнчыгыш. - И.Ш.) тарафындарак урталыктадыр. Өстендә рәшәткә-ихатасы да бар.»

«...1897 елда ошбу ­Россия мәмләкәтендә перепись вакыйгасы булды. Бу перепись халыкның хисабын алу өчен генә булса да, хөкүмәтнең ул вакытта чит дин әһелләренә шик тудыру мөмкин дип, бөтенләй христиан диненә кертү сәясәте кулланганы өчен мөселманнар моңа нык каршы тордылар. Бу һәркайда ризасызлык тудырды.

Хөкүмәттә алда ук: «дингә тиелми, фәкать халыкның хисабы гына алыначак, курыкмагыз», дигән мәгънәдә күп язулар таратылды. Ләкин халык риза булмады. Шул сәбәптән, губернатор үзе гаскәр белән чыгып, ошбу тирәләрдә йөреп карышучыларны 50-100-150 шәр чыбык суктырды, күп кешеләр төрмәгә ябылды. Төрмәгә ябылучылар эчендә муллалар да бар иде. Соңрак хөкүмәт халыкның карышуга диненнән курку сәбәпле икәнлеген белгәч, бөтенесе гафу ителде.»

«...Совет хөкүмәте дини укытуларны тыеп РСФСР халык комиссариатлары советның 1918 елның гыйнварындагы декреты түбәндәге гомуми кагыйдәләрне урнаштырды. Динне бары 18 яшьтән ким булмаган зур кешеләргә генә укытырга рөхсәт итәргә мөмкин, диелгән. Ошбу яңа законга бинаән 1922-23 елларда булыр, без муллаларны Бөгелмәдән килгән бер мәшһүр комиссар Керкәле авылына җыеп дин укытудан катгый рәвештә тыю турында имза алды. Шуннан соң без дә дин укытудан тыелдык. Безне бу җыелышка чакырып повестка җибәрүче Спиридон волосте председателе Фәррахетдин Гыймаев иде. Мәктәпләр икесе дә хөкүмәт кулына керде.»

«...Иң олы вакыйгаларның берсе - ачлык вакыйгаларыдар. 1914 елда сугыш башлангач халыкта дәүләт кими, чәчүләр азая башлый, булган азык та төрле юллар белән кимүгә йөз тота. 1921-1922 еллар килеп җитә. Бу елларда хакыйкый фаҗигаләрдән ачлык башлана. Алабута оны да бетә. Төрле агач бөреләре, тамырлар калмый ашала. Боларның табигый азыклары юк дәрәҗәсендә, шул сәбәпле халык шешенә башлый. Хөкүмәт бу вакытта чаралар күрсә дә, ачлык гомуми булгач, җитештерә алмый. Юлда да үлек, авылда да үлек. Юлда үлгәннәрдән берәр атна күмелмичә ятулар булды. Чөнки кабер казырга кеше табып булмый. Бер кабергә 2-3-4 үлекне дә куялар иде. Шулай булса да, бу Бәкер авылы бөтен тирә-якка караганда туграк булды. Бездә печән һәм башка дәүләтләр баррак иде. Тирә-як авылларда үлекләрне каравыл йортына җыеп берәр атна тоталар иде. Көненә 20-30 ар үлек булып зур базларга күп итеп күмәләр иде. Бу елларда кеше ашау фаҗигаләре дә күп булды. Әби авылында (Сарабиккол. Лениногорск районындагы авыл. - И.Ш.) каравыл йортындагы үлекләр югала торган булган. Тәфтиш вакыйгасында бер йорт җәмәгате шушы үлекләрне ашап торганнары беленгән. Юлтимер авылының 3 нче мәхәлләсендә бер хатын, улы белән бер класста укый торган кызны чакырып кайтара да, әлеге хатын кызны җеп белән буа. Улы балта белән сугып, үтерәләр. Шундук кисеп алып пешереп ашыйлар. Икенче көннәрдә хатын үзе дә, улы да үлем хәленә килә. Шул вакытта әлеге малай үз туганын үтереп ташлаганнарын, шуны ашау сәбәбеннән анасының үлгәнен үз теле белән икрар итә (сөйли. - И.Ш.). Малай да озак тормый үлә һәм шуннан соң үтерелгән кыз баланың калган гәүдә үлеш­ләрен җыйнап алып, өчесе бер көнне күмелгәннәр. Бу вакыйганы шул мәхәлләнең үз имамы сөйләде.

Моннан башка да үз балаларын ашау вакыйгасы күп булганлыктан сүзне озайтмыйбыз, күпкә китәдер.
Моннан башка ризык эзләп саиллек итеп тору­чыларның кунарга кергән җирләреннән югалулары, үтерелүләре төрле урыннарда күп булган. Ачлык елны юлда төрле урыннарда үлеп яткан билгесез кешеләрне, хәер сорашучылар күп сөйләделәр. Үзебездә 1922 ел җәйгә чык­кач баканы да күп ашадылар. Ачлык фаҗигасын сөйләп кенә бетерерлек түгелдер. Аллам кәрим бу авыр көннәрне исәннәргә моннан соң бирмәсен иде!»

...Кәшшәфетдин Бакиров язган тарих бер сулышта укыла. Юк, үземнең туган ягыма кагылышлы булганлыгы белән түгел, уйланып, анализлап, факт­ларга нигезләнеп язылганнан да, Кәшшәф мулла үзе шаһит булган нәрсәләр турында язылудан да. Бирсен ходай, киләчәктә аның «Бәкер тарихы»н китап итеп тә бастырасы булыр, чөнки ул язган әйберләр - татар тарихының бер тарихи сәхифәсе ул.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading