16+

Тауга барасыңмы, утырып каласыңмы?

«Нәфыйк тә шуа, Рафыйк та шуа, Нәфкать аларның артыннан куа» дигән шигырь юллары бар иде. Хәер, бар иде дип әйтүем дөрес үк булмас, чөнки ул әле дә кулланыштан төшмәде. Тик хәзер инде Нәфыйк та, Рафыйк та шумый, Нәфкать тә аларның артыннан кумый! Әби-бабайларыбызның: «И-и-и, хәзерге яшьләр! Уйный да белмиләр инде»,...

Тауга барасыңмы, утырып каласыңмы?

«Нәфыйк тә шуа, Рафыйк та шуа, Нәфкать аларның артыннан куа» дигән шигырь юллары бар иде. Хәер, бар иде дип әйтүем дөрес үк булмас, чөнки ул әле дә кулланыштан төшмәде. Тик хәзер инде Нәфыйк та, Рафыйк та шумый, Нәфкать тә аларның артыннан кумый! Әби-бабайларыбызның: «И-и-и, хәзерге яшьләр! Уйный да белмиләр инде»,...

Йомшак урындыгыңда, «тавың» - каршыңда, печеньең алдыңда, тагын ни кирәк?! «Барысы да җитә бит», диярләр. Иң мөһим әйбер җитми шул! Урамдагы суык бабайның чеметүе, бозлы таудан шуа-шуа катып беткән бияләйләр һәм, әлбәттә, күтәренке кәеф, чөнки «үзеңнең» Эверестыңнан бер шуып төшкәндә дә күпме адреналин аласың! Бу сиңа арка, гәүдәләреңне санак каршында катырып утыру түгел инде.
Имтиханнар вакытында, «Эх, таудан бер генә тапкыр булса да шуып төшсәң иде», дигән уй бер дә баштан китмәде. Ниһаять, бу хыял тормышка ашты.
Инде 18нең өстендәрәк булсам да, бу планнан кача алмадым, иптәшкә энемне дә иярттем. Гадәттә, Балык Бистәсендә ел саен боздан тау ясыйлар, шунда бардык. Килгәндә, кечкенә балалар мәш килә иде, кайсысы әти-әнисенең алдына утырып шуа, «батырлары», ике дә уйламый, үзләре генә китә. Чана түгел, таудан шумаганга да күп вакыт икән бит инде. Бу хатаны тиз генә төзәттем, оча-мәтәлә, тауның «трамплин»ыннан сикерә-сикерә, кечкенә «инструктор»ымның җитәкчелегендә шудык. Ә күпме энергия, рәхәтлек, шәп кәеф! Тән генә түгел, хәтта баш мие, күңел дә ял итә монда. Бер мәлне башлыклар да оча башлады. Шугалактан кайтучы ун-унбиш бала да тау яныннан болай гына китә алмады. Паровозлап, өелешеп шудылар, «арыган» тимераяклары гына аунап ята бирә иде... Мәктәптә укыганда кешеләрнең ул тауга ябышып ятуларын хәтерлим, өемнәре-өемнәре белән этешә-төртешә шуа иделәр...
Тик санап, уйлап карасаң, әлеге балалар яшүсмерләрнең яртысын да тәшкил итми. Әлеге дә баягы виртуаль машиналар урамны гына түгел, кешеләрне дә алмаштыра башлады, иптәшләр белән очрашулар да сирәгәя бит...
Иң популяр булып саналган «в контакте» сайтында да киләчәк заман гаиләсен сурәтләгән рәсем пәйда булды. Әтисе, әнисе, караватларыннан тормыйча ук, һәрберсе ноутбуклар тотып утыра, үрмәли торган балалары да шуның каршысында мәш килә. Шуңа тәгәридер инде...
Киләчәк заман балалары, чыннан да, цивилизациягә бик каты дучар булып, хәтта «тере уен»нардан да мәхрүм калырмы икәнни?!. Ә кеше бит яши башлаганнан бирле аралашуга, ниндидер уен формаларына мөрәҗәгать иткән. Үсә барсак та, һәрбер кешенең күңелендә бала яши. «Бала күңеле -далада», дип әйтәләр. Тик хәзер дала да, урам да, уен да шул ноутбук-компьютерлар белән томалана башлады бугай инде...

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading