16+

Тавык кына димәссең!..

Күршеләребез парлашып Бәкер курортына ял итәргә киткәч, өйләренә күз-колак булып, терлекләрен карап торырга туры килде. Күршебез әллә әйтергә оныткан, әллә ул әйткәнне мин ишетмәгәнмен, беркөнне тавыкларына җим салырга дип керсәм, биш-алты чебиен иярткән чуар тавык, абзар уртасында мәш килеп, балаларын ашатып йөри. Әллә ачыгулары җитешкән, әллә караңгырак булганга, тавык та,...

Тавык кына димәссең!..

Күршеләребез парлашып Бәкер курортына ял итәргә киткәч, өйләренә күз-колак булып, терлекләрен карап торырга туры килде. Күршебез әллә әйтергә оныткан, әллә ул әйткәнне мин ишетмәгәнмен, беркөнне тавыкларына җим салырга дип керсәм, биш-алты чебиен иярткән чуар тавык, абзар уртасында мәш килеп, балаларын ашатып йөри. Әллә ачыгулары җитешкән, әллә караңгырак булганга, тавык та,...

Күршеләребез парлашып Бәкер курортына ял итәргә киткәч, өйләренә күз-колак булып, терлекләрен карап торырга туры килде. Күршебез әллә әйтергә оныткан, әллә ул әйткәнне мин ишетмәгәнмен, беркөнне тавыкларына җим салырга дип керсәм, биш-алты чебиен иярткән чуар тавык, абзар уртасында мәш килеп, балаларын ашатып йөри. Әллә ачыгулары җитешкән, әллә караңгырак булганга, тавык та, чебиләр дә миңа игътибар бирмәделәр. Илле яшемә җитеп мондый тамаша күрмәгәнгәме, мин дә, селкенергә куркып, аларны күзәтәм. Тавык савыттан җәлт кенә бодай бөртеген ала да, аны үзенчә тырыша-тырыша җирдә ваклап, чебиләрен сыйлый. Ә тегеләр бер-берсеннән кача-йөгерә тамак туйдыралар. Тавыкның кырт-кырт килгән тавышындагы таләпчәнлекне ишетеп таң калдым. Бармак башы чаклы мие булган тавык баласын шултиклем кайгыртсын инде. Абзар ишегеннән ике тавык ияртеп кереп баручы әтәч күренүгә, «ку-р-р» дигән сигнал биреп, чебиләрен канат астына җыеп та куйды. Күзләрендәге борчу катыш усаллык, кабарган түш йоннары әтәч белән ике тавыкны гына түгел, арысланны да куркытырлык иде. Менә бит дөнья ничек көйләнгән: һәр җан иясе үзенең киләчәге-нәселен калдыру, саклап калу инстинкты белән яралган. Инстинкт дип кенә әйтү дөрес тә түгел шикелле. Биш минут эчендә тавык миңа яшәү үрнәге күрсәтте кебек. Яшәр өчен әлегә сәләте булмаган алты чебиен ничек итеп карый, саклый белә ул.
Өйгә чыгып телевизор карый-карый чәй эчкәндә, күршеләр абзарындагы манзарадан алган тәэсирләрем харап булды. Метро станциясендә адашып, берничә көн әнисен эзләп йөргән малай турындагы хәбәр бөтен күңелемне актарып, кешеләрнең әшәкелегеннән күңелемне болгата башлады. Нишлисез сез, кешеләр? Шул аңгыра тавыкныкы чаклы да инстинкт бирелмәгәнмени сезгә? Җим сибүче булмагач, чебиләре өчен тырыша-тырыша каты бодай бөртеген ваклаган тавык бөек ана исемен йөртергә хаклыракмыни соң?

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading