16+

Теләсә кая куймагыз!

Казанда, гомумән, Татарстанда автомашиналар арта. Хуҗаларының аларны куярга урыннары юк. Күбесе машиналарын ишегалларына, балалар мәйданчыкларына, подъезд төпләренә куя. Куйган өчен түләргә кирәкми бит. Хәтта элек автостоянкага куйганнар да ишегалдында гына калдыра башладылар.

Теләсә кая куймагыз!

Казанда, гомумән, Татарстанда автомашиналар арта. Хуҗаларының аларны куярга урыннары юк. Күбесе машиналарын ишегалларына, балалар мәйданчыкларына, подъезд төпләренә куя. Куйган өчен түләргә кирәкми бит. Хәтта элек автостоянкага куйганнар да ишегалдында гына калдыра башладылар.

Алар яшеллекне таптап бетерәләр, ишегалдындагы асфальтны җимерәләр, һаваны агулыйлар. Агулы газлар тәрәзә һәм форточкалар аша фатирларга үтә. Минемчә, машина сатып алучыдан, машинасын алганчы, аны куярга урыны бармы икәнен белешергә кирәктер. Куярга урыны булмаса, машина алырга рөхсәт итмәскә.
Машиналарын ишегалларына, подъезд төпләренә, тротуарга, газоннарга куеп яшәүчеләргә аена 2000-2500 сум күләмендә салым салу каралырга тиеш, минемчә. Балалар мәйданчыкларына машина куючыларга беренче мәртәбә 5000 сум штраф, икенче мәртәбә правасын алу каралырга тиеш.
Салым һәм штрафлар ишегалдын, газоннарны яшелләндерүгә, балалар мәйданчыкларын тәртиптә тотуга, ишегалларында асфальт юлларын төзекләндерүгә һәм автостоянкалар төзүгә тотылырга тиеш. Бер мисал китерәсем килә. Карбышев урамы 35, 37, 39 һәм 43 нче күпкатлы өйләр белән чикләнгән ишегалды Сахара чүле кебек. Турниклар, баскетбол, балалар мәйданчыклары бар. Әмма андагы яшеллекне машиналар таптап бетергән, асфальт юллар ватылган. Хәзер шәһәрдә кайбер ишегалларын төзекләндерәләр. Анда машиналарны кую өчен асфальтланган мәйданнарны киңәйтәләр. Бу - дөрес булмаган эш. Без үзебез үк яшеллекне азайтабыз, газлануны арттырабыз.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading