16+

Ә түләүләр үсә бара

Газетаның 6 сентябрь санындагы «Фатир хуҗалары әҗәттән курыкмый» дигән язманы кызыксынып укыдым. Чөнки мин дә торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләп яшим. Язмада Татарстан халкының бу хезмәтләр өчен 4 млрд сумга якын әҗәте, казанлыларның 1,3 млрд сум бурычы бар диелә. Ләкин идарәче компанияләрнең дә гаебе зурдан дип саныйм.

Мин фатир хуҗасы түгел. Без хосусыйлаштырылмаган фатирда социаль наем нигезендә яшибез. Шушы елның 1 июленә идарәче компания «Уңайлы йорт» ҖЧҖ безгә 50 мең сум күләмендә бурычыгыз бар дип күрсәтте. Бурыч 2001 елның июленнән саналган. Ә «Уңайлы йорт» үзе дә 2006 елда гына булдырылды, шуңа күрә, бу сумманың каян килгәнлеге билгесез. «Уңайлы йорт» директоры, без бурычлыларга каршы мөмкин булган барлык ысуллар белән көрәшәбез, дип белдергән. Кисәтү кәгазен биреп, шундук утны өзү, «бурыч»ны ай саен үстереп язуларны мин үзем дә кичердем. Болар берсе дә законга сыймый.
Мине март аенда әлеге компания судка бирә. Һәм 15 мартта җәмәгать судьясы, мине гаепле итеп, суд карары чыгара. Бу хәл миңа май аенда суд приставлары хаты аша гына билгеле булды. Бүгенге көндә минем һәм хатынның пенсияләреннән һәм улыбызның эш урыныннан бурычны каплау өчен акча тоталар.
Шулай идарә итә «Уңайлы йорт». Безнең йортка күптән инде капиталь ремонт кирәк. Ул 1985 елда төзелеп бетмәгән килеш кулланылышка тапшырыла. Минем фатирда шул елдан бирле санитар техника да, краннар да, электр санагычы да алыштырылмады. Ә түләүләр үсә барды. Бу законсызлык түгелме?!

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading