16+

Тормыш упкыныннан чыкканнар бар

«Элеккеге наркоманнар булмый» дигән шигарь халык күңеленә шактый нык кереп урнашкан. Кайчакта ул безне әлеге авыруга дучар булучыларга, аларның проблемаларына күз йомарга да мәҗбүр итә. Ләкин тормыш күрсәткәнчә, арада, әлеге катлаулы юлны узып, үткәннәр белән араны өзүчеләр дә юк түгел. Өстәвенә «икенче тапкыр туганнар» үзләре кебек тормыш упкынына төшкәннәрне тартып...

- Сирәк булса да, андыйлар бар. Мәсәлән, элек наркотиклар кулланган Айрат турында әйтәсем килә. Ул наркотик кулланганы һәм сатканы өчен берничә елга ирегеннән мәхрүм ителде. Төрмәдән кайтуга янәдән элеккеге шөгыленә кире кайтыр дигән идек. Әмма ул икенче юлны - сәламәт яшәү рәвешен сайлады. Төрмәгә утырганчы аралашкан әшнәләрен үз яныннан куды. Бүген тормышы түгәрәк: өйләнде, балалары туды, машина алып җибәрде, кыскасы, тормышын җайлады. Шуңа да карамастан, ул үзенең элеккеге тормышы өчен үкенү хисләре кичерә. Беренчедән, гомеренең иң гүзәл чорын - яшьлеген әрәм уздырды, икенчедән, бернинди акчаларга да сатып алып булмый торган сәламәтлеген нык какшатты. Ләкин соң булса да, уң булсын, ди халык. Аның наркомания баткагыннан сәламәт тормышка кире кайтуы үзе батырлык, - дип ул элекке наркоман егетнең үзенең күз алдыннан үткән язмышы белән таныштырды.
Ни генә булмасын, без яшьләребезнең җанын тар-мар итүче, тәнен таркатучы һәм аларны иректән мәхрүм итүче явыз наркоманиягә каршы: «Юк!» - дип үзебезнең кискен фикеребезне әйтергә, аңа каршы нәтиҗәле көрәш чараларын булдырырга тиешбез.
PS. Әфганстанда героинның бер килограммы - 9 мең доллар, Таҗикстанда 25 мең доллар тора, ә Мәскәүдә 150 мең долларга җитә. Россиядә наркотиклар базарының еллык әйләнешен белгечләр 7 миллиард долларга кадәр бәялиләр. Бу бик зур сумма, ул дәүләт бюджетының өчтән беренә тиң.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading