16+

Тәре тага күрмәгез

«Шәһри Казан»ны быел беренче мәртәбә алдырып укый башладым. Бик эчтәлекле, матур газета икән, бөтенесен укып чыктым да кайберләренә кайтаваз язарга булдым. «Сөмбелә, тәреңне ташла» дигән язма бик кызыксындырды. Әнисе кызының урыска чыгуына бик борчылган. Әйе, хәзер катнаш никахлар бик күп шул. Яшәгәндә бар да ярый, көн тиз үтә. Катнаш никахтан...

«Шәһри Казан»ны быел беренче мәртәбә алдырып укый башладым. Бик эчтәлекле, матур газета икән, бөтенесен укып чыктым да кайберләренә кайтаваз язарга булдым. «Сөмбелә, тәреңне ташла» дигән язма бик кызыксындырды. Әнисе кызының урыска чыгуына бик борчылган. Әйе, хәзер катнаш никахлар бик күп шул. Яшәгәндә бар да ярый, көн тиз үтә. Катнаш никахтан туган балаларның исемнәре дә русча, бигрәк тә хатын рус булса. Безнең иң акыллы, эшчән егетләребезгә чыгалар да теләсә ни кыланып яшиләр. Дөрес, керәшен татарларын яратам анысы. Үзебезнең татар телебезне саклап калганнары өчен рәхмәт аларга. Югыйсә татар дигәннәр дә вата-җимерә русча сөйлиләр. Керәшеннәрнең җырлары, көйләре, киемнәре дә матур. Безнең кайбер татар җырчылары күкрәкләре бик ачык күлмәкләр киеп, кайсылары әле кендекләрен дә күрсәтеп чыгалар. Иң беренче артистның киеменә карыйм да, бусы эчке күлмәктән икән, дип, сүндерәм дә куям телевизорны. Җыры да, үзе дә кирәкми андыйларның. Күкрәк бит ул хатын-кызның бала ашата торган әгъзасы, ул ябык булырга тиеш дип беләм. Тәре тагу дигәннән, шул искә төште әле. Мин бисмиллалы әбием кулында өйдә туган бала. Ул вакытта без гомуми мунчага йөри идек. Әбием мунчадагы марҗаларга күрсәтеп: «Кызым, күрәсеңме, аларның муенында тәреләре бар. Үскәч, берүк, тага күрмә», - дия иде. Менә шул сеңеп калган бит. Хатын-кызларда чылбыр күрсәм, тәре таккан дип беләм.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading