16+

Төркиягә барасы да юк

Күптән түгел генә үзебезнең Казаныбыз янәшәсенә урнашкан «Ливадия» шифаханәсендә ял итәргә мөмкинлек туды. Кыш көне монда ял иткәнем булса да, җәй көне туры килгәне юк иде әле. Ишегалды гөрләп тора, өлкәннәр дә, балалар да ял итә, дәвалана монда. Хезмәткәрләрнең ягымлы мөнәсәбәтләренә, игътибарлы, сабыр, шәфкатьле булуларына сокландым. Барысына да рәхмәтле ял...

Шифаханәнең дәвалау корпусы - «Акватория»дә эшләүчеләре дә, дәвалау үзәгендә, ресторанда эшләүче кызлар да һәрберсе аерым мактауга лаек. Төрле характердагы авыру өлкәннәрнең дә, кечкенә балаларның да күңелләрен күрә алалар. Һәрберсе сылулар, ачык йөзлеләр - сайлап алганнар диярсең. Акчаны чит илгә әрәм итеп, куркып йөрисе дә юк. Үзебезнең шифаханәләр дә Төркия отельләреннән бер дә ким түгел.
Ишегалды иркен, чиста, чәчәккә күмелгән, яшеллеккә төренгән, яшел үлән җәеп матурлаганнар. Асфальт юл кырыйларына декоратив куаклар утыртып, матурлап кисеп җибәрсәләр, тагын да матуррак булыр, кыргый үсемлекләрне каплап-бизәп торырлар иде, әлбәттә.
Ризыкларны бик тәмле итеп, авыруларына карап, берничә төрле диетага аерым меню буенча пешерәләр. Төрлеләндереп-яңартып торырга тырышалар. Әмма җәй көне җәйге яшелчә, җиләк-җимеш җитешми дип зарланучылар да булды.
Дәвалануның яртысы - матур итеп ял итү, күңел ачуга бәйле. Моның өчен клуб хезмәткәрләре - Гөлсинә белән Азат һәм ди-джей егетләр күп көч куялар. Көн дә баян белән җырлы кичәләр, дискотекалар, кинофильмнар, ял итүчеләр көче белән концерт программалары үткәреп тора алар. Шулай ук төрле маршрутлар буенча экскурсияләр дә оештыра Гөлсинә. Билетын алып кайта, автобусын яки теплоходын сөйләшә, халыкны җыя - ничек өлгерә диярсең. Балалар да дәвалану лагеренда ял итәләр, дәваланалар. Шифаханәнең тирә-ягында гөлҗимеш, боярышник, миләш кып-кызыл булып өлгереп килә. Халык аларны да җыеп, кышка дәваланырга әзерләп кайта моннан.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading