16+

Туган телне җуймыйк, дисәк...

Укытучы һөнәрен сайлап, белем алып, яңа эшли башлаган елларымдагы укучыларым белән бүгенге көн укучыларын чагыштырам да таң калам - җир белән күк аермасы кебек бит! Элек, кызыксынудан янып торган укучы күзләрен күреп, куанып эшкә барсаң, хәзер кайчак бала күзендәге битарафлыкны күреп каушап каласың. Ә бу битарафлыкның туган телгә карата булуы...

Әлбәтттә, эш, тормыш мәшә­катьләренә баткан кайсы әти-әнинең баласын: «Туган телеңне онытма, өйрән, бел!» - дип вәгазьләгәне бар икән?! Репетитор яллап булса да инглиз һәм рус телләрен өйрәтсә өйрәтә, тик үзе дә сеңдерә алырлык туган теле турында уйлап та карамый ата-ана. Баласы белән сөйләшсә дә, әнә шул кухнядан ары китә алмый, ишекнең теге ягына чыгуга, татар телле адәм, киемен алыштырган шикелле, телен дә алыштыра - русчага күчә.
Хәзер ата-аналар да, укытучылар да укучының белемсезлегеннән, хәтер кыскалыгыннан һәм эчтәлек сөйли белмәвеннән зар­лана. Бу күренештә, әлбәттә, төп гаепле - укытучы, имеш, ул өйрәтмәгән, методикасы шуның кадәр генә булган. Әмма боларның башлангычы, төп сәбәпчесе ата-ана, баласы нәүмиз булмасын дип, соңгы акчасын да кызганмыйча алып биргән айпад, планшет, айфон, смартфон һәм компьютерлар түгелме соң? Мәсәлән, мәктәптә дә балалар, тәнәфестә аралашу урынына, шул телефон һәм планшетларына ябышалар. Менә шуннан китә игътибарсызлык, сөй­ләшәсе килмәү, аз сүзлелек, начар сөйләм, белемсезлек, ташбакадай уку тизлеге. Замананың әлеге «бүләк»ләренең, әл­бәттә, уңай яклары да бик күп, тик чамасын белеп, тиешле юнәлештә кулланганда гына. Әмма бик сирәкләр генә туган телендәге җырлар, электрон китаплар белән алар аша танышадыр.
Шуңа күрә, чама хисен белеп, балаларыбыз күңеленә шул заман уенчыклары аша түгел, ә тәмле-татлы телебез аша якты юл сала белсәк, киләчәгебез өметле булыр иде...

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading