16+

Тукай белән соңгы очрашу

Әтиебез Мөхәммәтҗан Минһаҗ улы чыгышы белән Әлки районының Яңа Чаллы авылыннан. Минһаҗ мулла шул ук авыл кызы Фатыймага өйләнә. Дәү әни (Фатыйма) барлыгы тугыз бала таба. Шуларның бишесе исән кала. Әтинең Г.Тукай белән очрашуы хакында үз кулы белән язган «Тәрҗемәи хәлем» дигән язмасын тәкъдим итәсем килә. «Уку яшенә җиткәч, мин...

Тукай белән соңгы очрашу

Әтиебез Мөхәммәтҗан Минһаҗ улы чыгышы белән Әлки районының Яңа Чаллы авылыннан. Минһаҗ мулла шул ук авыл кызы Фатыймага өйләнә. Дәү әни (Фатыйма) барлыгы тугыз бала таба. Шуларның бишесе исән кала. Әтинең Г.Тукай белән очрашуы хакында үз кулы белән язган «Тәрҗемәи хәлем» дигән язмасын тәкъдим итәсем килә. «Уку яшенә җиткәч, мин...

Әтиебез Мөхәммәтҗан Минһаҗ улы чыгышы белән Әлки районының Яңа Чаллы авылыннан. Минһаҗ мулла шул ук авыл кызы Фатыймага өйләнә. Дәү әни (Фатыйма) барлыгы тугыз бала таба. Шуларның бишесе исән кала.
Әтинең Г.Тукай белән очрашуы хакында үз кулы белән язган «Тәрҗемәи хәлем» дигән язмасын тәкъдим итәсем килә. «Уку яшенә җиткәч, мин авыл мәдрәсәсендә искечә белем алдым. Аннан соң үзебезнең авылның Хәсән Усманов белән чуваш авылы Борисковога барып, русча укыдым. Шуннан соң Казанга укырга киттем. Анда Печән базары Мөхәммәттаип хәзрәт мәдрәсәсенә кердем. Шәһәрдә яшәгәч киенәсе дә килә бит. Җәй көннәрендә туеныр өчен
байларга ялланып эшли идем.
Безнең мәдрәсәдә искечә укытыла, ә «Мөхәммәдия», «Касыймия», «Госмания» мәдрәсәләрендә бу вакытта яңача укытыла башлаган иде. Яңача укытыла торган өч кызлар мәктәбе - Аитов, Алкин һәм Ләбибә мәктәпләре бар иде. Безнең мәдрәсәдә искечә укытылу шәкертләр арасында ризасызлык тудырса да, аларның кулларыннан бернәрсә дә килми иде. Шулай да утызлап шәкерт яңача укытуны кертүне сорарга булдык. Кайберәүләр, мәдрәсәдән куып чыгаралар, дип куркып, таралдылар. Без өчәү генә калдык: Галимҗан Акчурин, Ибраһим Галимов һәм мин. Шуннан соң без дә мәдрәсәне ташлап чыктык. Галимов Мәскәүгә кайтып китте, ул шуннан иде. Акчуринның кая киткәнен хәтерләмим. Мин яңадан мәдрәсәгә кайтырга мәҗбүр булдым.
Безнең мәдрәсә хәзерге Париж Коммунасы урамындагы бер ишегалдында ике катлы агач бинага урнашкан иде. Шул елларда Казанда «Шәрык» клубы ачылды (хәзерге Татарстан урамы, 8 нче йорт). Ул бик тиз арада алдынгы карашлы татар яшьләренең яраткан урынына әверелде. Бу клубта ашханә, китапханә, 300 кешегә исәпләнгән тамаша залы бар иде. Клубның халык уен коралларыннан оештырылган оркестры булдырылгач, аның белән Вәли Апанаев җитәкчелек итә башлады. Монда шәкертләр хоры да эшләп килде. Солтан Габәши дә, яшь булуына карамастан, оркестрда уйный иде.
Мин укыган Печән базары мәдрәсәсе «Шәрык» клубыннан ерак булмаса да, шәкертләргә бу клубка йөрергә рөхсәт юк. Без качып кына Габдулла Тукайны күрергә бара идек. Әле хәзер дә хәтеремдә, ул вакытта мондый чараларда катнашучы бердәнбер татар кызы Фатыйма Гомәрова Г.Тукайның «Анам кабере янында» дигән шигырен сөйләде. Сәхнәдә кабер ясалган, ул койма белән тотылган. Бу шигырь минем күңелдә тирән эз калдырды. «Шәрык» клубында лоджия шикелле урын бар, анда Г.Тукай, Ф.Әмирхан, Һ.Максуди утыра иде.
Мөхәммәттаип хәзрәт еш кына, шәкерт кенә булуыма карамастан, Печән базары мәчете манарасыннан азан әйттертә иде. Азан әйтүне теләсә нинди шәкерткә ышанып тапшырмыйлар. Мулла абзыйга минем азан әйтүем, Коръән укуым ошый иде.
Шулай тагын бер тапкыр клубка килгәч, Габдулла Тукай:
- Нәрсә, шәкерт, тагын килдеңме тамаша карарга? - диде дә башымнан сыйпап китте. Бу очрашу күңелгә бигрәк тә сеңеп калган. Икенче вакыйга да хәтеремдә. Качып кына ялгызым очрашу концертына Тукайны күрергә бардым, мәдрәсә капкасы бикле. Капка өстеннән кергәндә галошым төшеп калды. Шундук городовой эләктереп алмасынмы! Ялынып-ялварып көчкә котылдым.
Үз заманында «Шәрык» клубы яңача эшләргә теләгән яшьләрнең үзәге иде. Бу турыда җитмешенче елларда сөйләшү булса да тормышка ашмыйча калды. Киләчәктә бу борынгы мәдәни учак, һичшиксез, музей формасында элекке рәвешен алыр дип уйлыйм.
Элгәре номерга керү дип сөйләшү гадәте бар иде. Менә шул номерга керү ишеге хәзерге Киров урамы ягында иде. «Йолдыз», «Ялт-йолт», «Аң» журналлары да һәм «Ак юл» дип аталган балалар басмасы да шушы номерларда дөнья күрде. Иң яраткан шагыйребез Габдулла Тукай да шундагы номерларның берсендә - кырыгынчы номерда торды.
Шул ук Киров урамын элекке дәвердә тагын бер йорт бизәде. Сүз «Кояш» газетасы редакциясе урнашкан йорт турында бара. Андагы номерда Фатыйх Әмирхан яшәгән. Шунда ук концерт залы да бар иде. Анда җырчылар, гармунчылар чыгышын тыңлавым истә калган.
Болар тарихи истәлекле урыннарның бер өлеше генә, әмма аларның кыйммәте зур, чөнки мондагы һәрбер адым, элеккеге редакцияләр бөек шагыйребез Г.Тукай белән бәйләнешле. Мин, мәдрәсәне тәмамлап, эшли башладым. Без Габдулла Тукайның хәле авыр икәнен ишеткән идек инде. Бу 1913 елның яз ае. Без «Ак мәчет»тән бер апа белән Тукайның хәлен белергә бардык. Бу вакытта ул Клячкин хастаханәсендә ята иде. Без Тукай белән кул бирешеп күрештек һәм чакырмыйча килүебез өчен гафу үтендек. Ул безгә утырырга тәкъдим итсә дә, басып кына сөйләштек. Хәлләрен сорашып, алып килгән күчтәнәчебезне тапшырдык. Әкрен генә рәхмәт әйтеп читкә алып куйды. Шактый ябык, хәле шәптән түгел. Безнең хәлләрне сорашты. Авыруны өзлектермәс өчен, бик озак тормадык. Бу Тукай белән соңгы очрашу иде.
Г.Тукайны соңгы юлга озату бик тә авыр булды. Күп халык җыелды. Иртән Клячкин хастаханәсе янын халык уратып алды.
Җеназа Юнысов мәйданында укылды. Үзәктән Яңа Бистә зиратына кадәр халык ташкыны иде».

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading